Узган ялларда Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узган II Халыкара төзелеш чемпионаты нәтиҗәләре игълан ителде. Составына студентлар төзелеш отрядларының дүрт вәкиле кергән Татарстан Республикасы җыелма командасы ике номинациядә яшьләр лигасы җиңүчесе булды.
Төзелеш тармагының иң яхшы яшь профессионаллары исеме өчен көрәшергә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан Камил Шиһапов һәм Самат Әхсанов, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятеннән Даниил Степанов һәм Сергей Тихонов лаек булды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча яшьләр «Гомумтөзелеш эшләре» һәм «Корылма буенча иң яхшы мәйданчык» номинацияләрендә алтын медальләргә ия булдылар. Үз җиңүләре турында сөйләгәндә, егетләр һәр этапта, бүләкләү тантанасына кадәр алган рухи ярдәмнең зур әһәмиятен билгеләп үтәләр.
Чемпионатта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларның компетенцияләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте: «Монда Россиянең төзелеш өлкәсе алтын генофонды җыелды. Без шундый көчле потенциалга ия булуыбыз белән горурланабыз».
2022 елда «Алабуга» махсус икътисадый зонасында шул ук исемдәге округ студентлар төзелеше гамәлгә ашырылды, анда Россиянең 10 төбәгеннән 18 студент отрядының 200 вәкиле катнашты. Алабуга районында ике ай дәвамында яшьләр «Синергия» Индустриаль-технологик паркы – модульле типтагы әзер биналар комплексы төзелешендә хезмәт куйдылар. Яшьләр тулай торак һәм офис биналары төзеде.
Татарстан Республикасында «Европа-Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын булдыру кысаларында «Шәле (М – 7)-Баулы (М – 5)» түләүле автомагистраль төзелеше» инвестицион проектын тормышка ашыру төзелеш юнәлешенең мөһим объекты булды. Эшчеләр арасына Татарстан Республикасы хезмәт отрядларының 23 вәкиле керде. Проектка әзерлек сыйфатында Яшьләр Әлмәт политехник техникумы базасында «Юл эшчесе» белгечлеге буенча һөнәри белем алдылар.
Быел Ямал-Ненец автономияле округының Бованенково шәһәрендә узган «Бованенково» Бөтенроссия студентлар төзелешендә хезмәт семестры нәтиҗәләре буенча Татарстаннан «Дайним» студентлар отряды җитештерү күрсәткечләре һәм комиссар эшчәнлеге буенча иң яхшысы дип табылды. Моннан тыш, Казан Энергетика университеты студенты Тимур Әхияров «Бованенково» югары тизлекле магистраленең иң яхшы мастеры булды, ә архитектура-төзелеш университеты студентлары Валерий Ситсали һәм Рузалит Галимов – Озерсктагы «Тыныч Атом» һәм ЯНАОдагы «Север»ның иң яхшы төзелеш комиссарлары итеп табылдылар.