Татарстан рәссамы эше ИФО «ФормART» фестивалендә җиңү өчен көрәшә

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстаннан Даниил Сергеевның муралы ИФО «ФормART» фестиваленең финалына узды. Җиңүчене тавыш бирү юлы белән билгеләячәкләр. ТР рәссамы өчен +7(800)-301-50-23 номеры буенча шалтыратып, аның индивидуаль  номерын -  4 номерын сайлап тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Россиядә яшәүчеләр бер тапкыр тавыш бирә ала. Җиңү өчен Идел буе федераль округының төрле субъектларыннан 14 эш көрәшә.

Искәртеп узабыз, мурал Яшел Үзәндә пәйда булды. Рәсемдә стилизацияләнгән татар костюмындагы яшь кыз сурәтләнгән.

Конкурсантларның барлык фото һәм видеоматериаллары formartpfo.ru сайтында, «финалистлар» бүлегендә урнаштырылган. Йомгаклау нәтиҗәсе өч таблицадан торган урыннар суммасы белән билгеләнә – регионда яшәүчеләрнең эксперт, җәмәгать тавышы һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең тавышлары.

Быел конкурсның приз фонды 450 мең сум тәшкил итә. I урынга ия булучыга-200 мең сум, II урынга – 150 мең сум һәм III урынга 100 мең сум күләмендә грант бирелә.

Фестиваль нәтиҗәләре 2 ноябрьдә formartpfo.ru сайтында онлайн-трансляция вакытында игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International