Казан шәһәре «Безнең заман» юбилей сезонының йомгаклау зона этабын кабул итәчәк

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

14-15 октябрь Казан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең өченче зона зона этабы узачак. Ул Казан һәм Яшел Үзән зоналарында суперфиналга эләгү өчен көрәшәчәк 600ләп катнашучыны җыячак.

Казан турына республиканың 76 предприятиесе һәм оешмасыннан барлыгы 73 гариза килгән.

Казан этабына кергән командалар арасында яңа уенчылар да бар: Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук «Апас-мола»(Апас районы) җыелма командалары. Моннан тыш, Казан сәхнәсенә ТРда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, «Таттелеком», «Татэнерго» филиалы командалары, «Газпром трансгаз Казань», «Татэнергосбыт», с.п. Горбунов исемендәге КАЗ - «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Казаноргсинтез», «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Казан дәүләт казна дары заводы», А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, һ.б. командалар чыгачак.

Шәхси зачетта катнашучылар арасында яңа кешеләр дә күп: ТР цифрлы үсеш министрлыгы, Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе, «ТИСБИ» Идарә университеты, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре.

Әлмәттә һәм Түбән Камада узган сайлап алу этапларындагы кебек үк, Казанда да жюри әгъзаларыннан, Россиянең һәм Татарстанның танылган мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар үткәреләчәк. Әйтик, «Сәхнә чыгышы» мастер-классын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алинә Ивах алып барачак.

Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 4-5 ноябрьгә Казанда планлаштырылган суперфиналда катнашучыларның тулы исемлеге билгеләнәчәк. Юбилей сезонының төп вакыйгасы-быелгы фестивальнең гала – концерты 7 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үтүче проектта катнашу өчен, гадәттәгечә, Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла. Хезмәткәрләр ялгыз да, команда исәбендә да чыгыш ясый ала. Суперфиналның приз фонды 3,2 млн сум тәшкил итәчәк. Фестивальнең зона этаплары приз фондын формалаштыру өчен тагын 400 мең сум акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International