Казанда «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе старт ала

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

1-6 ноябрь Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Калеб» яшьләр берләшмәсе кысаларында татар биюенең региональ үзенчәлекләре буенча төрле юнәлештәге педагоглар һәм хореографлар өчен түләүсез белем бирү атнасы уздырыла.
2021 елның 15 апрелендә Кариев театрында «Татар биюе: кичә, бүген, иртәгә» темасына түгәрәк өстәл узды. Татар биюенең язмышына битараф булмаган яшьләр түгәрәк өстәлдән соң бу тема белән тагын да яктырды: «Дәрман» татар бию студиясе ачылды, «ӘйдәБас» проекты барлыкка килде.
«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе-Россиянең 6 төбәгеннән килгән экспертлардан татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча мастер-класслар атналыгы, шулай ук 2023 елның маенда Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә үз коллективының татар биюен яңа куелышын тәкъдим итү мөмкинлеге. 
Проектның остазлары: Алсу Мәгъсүмҗанова – «Дәрман» татар бию студиясе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы һәм Неля Суркина-«Э-моция» иҗат инклюзив студиясенең сәнгать җитәкчесе, режиссеры, социаль проектлар авторы.
Сәидә Минубаева, проект җитәкчесе: «Мин актуаль проблемалар турында фикер алыша ала торган, үз тәҗрибәбез белән уртаклашып була торган, бергә үсә һәм үсә алырлык педагоглар һәм хореографлар берлеге төзергә телим. Минем өчен «ӘйдәБас» проекты – берләшү, илһам һәм үсеш турында. Проектта катнашучыларга татар биюенең һәм татар мәдәниятенең күпкырлылыгын, матурлыгын һәм көчен күрсәтәсем килә, яңа сәхнәләштерелмәгән спектакльләргә рухландырасым килә, һәм, әлбәттә инде, моңа ярдәм итәсем килә».   
 Алсу Мәгъсүмҗанова, проект остазы: «Кызганычка каршы, бүгенге көндә татар биюенең региональ үзенчәлекләре темасына укыту материалы бик аз. Педагоглар һәм хореографларның бу нигездә яңа хореографик материалны өйрәнүгә, саклауга һәм эшләүгә игътибарын җәлеп итәсе килә. Милли үзенчәлек җирдә ныграк торырга ярдәм итә бит.
«ӘйдаБас татар биюен үстерү остаханәсе» проектына Физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсының «Таврида» Арт-кластерының «ТАВРИДА.АРТ»  фестивале кысаларында ярдәм күрсәтелә. 
«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашу өчен 23 октябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк. Катнашучылар саны чикләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International