Казан шәһәрендә урта һөнәри белем бирү белгечләре һәм студентларының бөтенроссия форумы кысаларында «Киләчәк көллияте» темасына түгәрәк өстәл үтте.
Түгәрәк өстәл барышында анда катнашучылар урта һөнәри белем бирү системасын, киләчәк көллият образын тикшерделәр. Шулай ук тәрбия эше мәсьәләләрен һәм яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда катнашуны педагогик стажга кертү, урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары клубы хәрәкәте юнәлешләрен арттыруны тәэмин итү һәм аның үсешенә ярдәм итү һәм форум программаларын әзерләүдә, аны тормышка ашыруда эш бирүчеләрне җәлеп итү мәсьәләләре дә каралды.
Чарада катнашучылар, ил икътисады үсешендә төп фактор буларак, дәүләтнең урта һөнәри белем бирү системасы үсешенә зур игътибар белән карауларын билгеләп үттеләр
«Соңгы вакытта көллиятләрдә һәм техникумнарда уку илебез яшьләрендә аеруча кызыксыну уятты. 9 сыйныфны тәмамлаган укучыларның 60 проценты, урта мәктәпне тәмамлаучыларны күп өлеше укуларын урта һөнәри белем бирү оешмаларында дәвам итәргә тели. Бу елда «Профессионалитет» федераль проектын тормышка ашыруга старт бирелде. Аның төп максаты – хезмәт базарында иң кирәкле кадрлар әзерләү өчен, эш бирүчеләр, көллиятләр һәм төбәкләр арасында үзара хезмәттәшлек системасы төзү. Бу юнәлештә эшебезнең төп күрсәткече булып, уку йортын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру проценты тора. «Профессионалитет» проекты географиясе даими киңәеп торуы сөендерә. Эш бирүчеләр үзләренә югары квалификацияле, әзерлекле кадрлар үзләренә алырга тели», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев.
Яшьләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов һөнәри белем бирү оешмаларындагы тәрбия эшендә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең зур роль уйнавын билгеләп үтте.
Идел буе Федераль округында Россия Федерациясе вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машкович «Команда «ПРОФИ» форумын үткәрүнең мөһимлеген билгеләде. «Безнең төп бурычыбыз – яшь кеше шәхес булып җитешсен өчен, барлык мөмкинлекләрне тудыру. Монда факультатив фән дә, инженерлык мәктәбе дә һәм интеллектуаль һәм әхлак тәрбиясе дә мөһим», - диде ул.
Россия яшьләр союзы рәисе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палата әгъзасы Павел Красноруцкий киләчәк көллиятен партнерлык тирәлеге итеп күрүен билгеләде. Бу – студентлар һәм укытучылар, укытучылар һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм төрле белем бирү оешмалары студентлары арасындагы партнерлык. .
«Киләчәк көллияте» ул – яшь кешеләр мәктәп елларында ук карьера төзү өчен мөмкинлекләр күрә торган уку йорты. Моннан тыш, көллият яшь кешегә үз-үзен тормышка ашыруда зур мөмкинлекләргә юл ачарга тиеш: студентлар тормышын кызыклырак файдалырак, мавыктыргычрак итүче төрле проектларда, программаларда катнашу. Көллияттә укытуның көндәшлеккә сәләтле өстенлекле ягы – төрле предприятиеләр белән бәйләнештә булуы», - дип билгеләде Тимур Сөләйманов.
«Күп нәрсә эшче һөнәрләрнең абруена, тулай торакларның сыйфатына, уку инфраструктурасына һәм эш шартларына бәйле. Моннан тыш, мөһим фактор - студентларга һәм мәктәп укучыларына республикада һәм илдә булдырылган Урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирү», - дип йомгаклады министр.
Аның сүзләре буенча, урта һөнәри белем бирү оешмасы ул - бу авыл яшьләренең агымы проблемасына бер җавап. Алар аша кече шәһәрләрдә һәм торак пунктларда үсеш нокталары формалаша. Яшь кеше мәктәп тәмамлауга ук эшче һөнәре һәм предприятиедә эш урыны били ала. .
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Казанда Бөтенроссия студентлар форумының һәм «Профи командасы» урта һөнәри белем бирү оешмасы белгечләренең йомгаклау резолюциясенә керәчәк тәкъдимнәр формалаштырылды.
Исегезгә төшерәбез, «ПРОФИ командасы» урта һөнәри белем бирү студентлары һәм белгечләренең Бөтенроссия форумы Казан шәһәрендә 15 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр үтә. Аның максаты - урта һөнәри белем бирү студентлары һәм белгечләре тәрбия эшләре һәм гражданлык активлыгы үсеше форматларына укыту. Чара «ПРОФИ командасы» урта һөнәри белем бирү системасында студентлар активлыгын үстерү буенча «Россия яшьләр берлеге»гомумроссия иҗтимагый оешмасының комплекслы проектының төп вакыйгасы булып тора. Форумда Россиянең 67 төбәгеннән, шул исәптән Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан 1000 студент һәм тәрбия эше белгечләре, Урта һөнәри белем бирү оешмалары директорлары урынбасарлары катнашты.