Казанга беренче тапкыр бөтен Россиядән мәктәп спорт клублары вәкилләре киләчәк

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

19-21 октябрь Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Мәктәп спорт клубларының I Бөтенроссия форумы узачак.

Форумда илнең 89 төбәгеннән барлыгы 1000нән артык катнашучы – федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары, гомумроссия иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, югары белем бирү оешмалары, гомуми белем бирү оешмалары, мәктәп спорт клублары җитәкчеләре һәм вәкилләре, физик культура укытучылары, өстәмә белем педагоглары, тренер-укытучылар, Олимпия һәм паралимпия чемпионнары катнашачак.

Россиядә спорт клублары форумы беренче тапкыр үткәрелә. Киң колачлы чараның максаты-физик культура һәм спорт өлкәсендә педагогик җәмәгатьчелектә мәктәп спорт клубларын үстерү буенча белем бирү эшчәнлегенең яңа эчтәлеген формалаштыру.

Форум кысаларында илнең спорт клублары белән идарә итү механизмнары һәм үсеш перспективалары буенча фикер алышу планлаштырыла. Гомумроссия спорт федерацияләренең иң яхшы тәҗрибәләрен трансляцияләүгә, клублар эшчәнлеге кысаларында белем һәм тәҗрибә уртаклашуга зур игътибар биреләчәк. Форумның бурычларыннан берсе-физик культура һәм спорт өлкәсендә белгечләрнең гомуми һәм һөнәри компетенцияләрен күтәрү.

Форум программасында пленар утырыш, 20 мастер-класс үткәрү каралган. Шулай ук биредә 20 тематик мәйданчык һәм масштаблы интерактив күргәзмә оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International