Татарстан проектлары Росмолодежьтан 5 млн сумга якын ярдәм алды

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) «Росмолодежь.Грантлар-2 сезон.» конкурсының җиңүчеләрен билгеләде. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстаннан сигез проект гомуми суммасы 4 609 000 сум тәшкил иткән ярдәм алды.

«Проектларга грант ярдәме яшьләр өчен үз идеяларын тормышка ашыруда мөһим корал булып кала. Быел Росмолодежьның грант конкурслары кысаларында безнең яшьләр үз проектларын гамәлгә ашыруга 55 779 700 сум акча җәлеп иткән. Бу әле соңгы сан түгел. Ел ахырына кадәр яшьләрнең тагын берничә грант конкурсына гариза бирү мөмкинлеге бар. Татарстанда талантлы яшьләр күп, һәм мин ышанам, федераль агентлыктан ярдәм мөһим һәм кызыклы проектларны гамәлгә ашыруда яхшы чара булачак», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Конкурска Россиянең 85 төбәгеннән барлыгы 10 меңгә якын гариза бирелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча Россиянең 76 субъектыннан килгән яшьләр 466 проектны гамәлгә ашыру өчен 248 475 000 сумлык грант алды.

Татарстан җиңүчеләре арасында «Сәхнәдә!» Документаль фильмы-мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗаты мохитенә чуму» проекты белән Полина Лоскутова (290 мең сум);

 «Балкы» инвалид балалар өчен Арт-студия» проекты белән Регина Ногманова (59 мең сум);

 «Шатлык арт-резиденциясе» иҗади акселераторы» проекты белән  Руслан Матурин (899 мең сум);

«Җемелдәүче йолдызлар» Яшь авторлар өчен укыту комплексы булган автор җырлары региональ фестивале» проекты белән Арина Торхеева (746 мең сум);

«Борылыш артында диңгез» арт-фестивале» проекты белән Айгөл Хәсәнова (890 мең сум);

«Интеллектуаль десант 2023» республика техник иҗат мәктәбе проекты белән Ильвина Мөхәммәтдинова (800 мең сум);

«Карьераны үстерү» программасы белән  Анастасия Романова (584 мең сум) һәм «Тарихка кагыл, хәтерне сакла!» проекты белән Эльнара Фәттахетдинова (400 мең сум).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International