Казанда Татарстан Республикасы Студентлар Лигасы президентын сайлауга гариза бирү кампаниясенә старт бирелде. Гаризалар 19 гыйнварга кадәр кабул ителә, март аенда яңа җитәкче билгеләнәчәк. Бу хакта оешма Президиумы утырышында игълан ителде.
«Бүгенге очрашу тарихи яктан әһәмиятле, чөнки Студентлар лигасы өчен күчеш этабы — эстафетаны бер җитәкчедән икенчесенә тапшыру моменты мәсьәләсе карала. Оешманың хәзерге Президенты үз эшен тәмамлагач һәм яңа җитәкче билгеләнгәч, моның конкурент сайлау нәтиҗәсендә булуы бик мөһим. Һәр кандидатка команда төзергә, студентлар лигасын үстерү программасын әзерләргә һәм тәкъдим итәргә, дебатларда һәм башка иҗтимагый чараларда катнашырга туры киләчәк. Болар барысы да сайлауларның лигитимлы булын һәм оешманың алга таба үсешен гарантияли», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Оешманың хәзерге, алтынчы Президенты Руфат Кыямовның вәкаләтләре 2023 елның 19 мартында тәмамлана. Аның кандидатурасы сайлнуу хокукына ия түгел, чөнки аның икенче срогы якынлаша, шуңа күрә «ТР Студентлар лигасы» ның яңа җитәкчесе барлыкка киләчәк.
«Мин, теләсәм дә, сайлауларда катнаша алмыйм, чөнки мин бу урында инде ике срок булдым. Шуңа күрә хәзер без актив фикер алышулар үткәрәбез. Без кандидатлар өчен регламент эшләдек. Һәр уку йортыннан делегатлар сайланачак», - дип аңлатты «ТР Студентлар лигасы» президенты Руфат Кыямов.