KazanMall сәүдә үзәгендә Татарстан башкаласында яңартылган «Геройлар аллеясе» ачылды. Күргәзмә мәйданчыгында Татарстан халкының көндәлек тормышта геройлык кылган тарихы булган 13 мәгълүмати стенд тәкъдим ителгән. Алар барысы да «Безнең заман герое» премиясенә лаек булдылар.
«Безнең заман Геройлары» проекты республикада 2016 елдан бирле Татарстан Республикасының «Яшь гвардиясе» белән тормышка ашырыла. Геройларга бүләкләр ел саен бирелә, дип искәртте проект җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов.
«Ел дәвамында без үз геройларыбызны ММЧда һәм башка чыганакларда табабыз. Без шулай ук ел саен гариза бирү кампаниясен игълан итәбез, аның кысаларында катнашучылар үз тарихлары белән бүлешәләр. Проект өчен «Герой» төшенчәсе киң. Әйтик, без фәнни ачыш ясаган егетләрне, спорттагы казанышларны бүләклибез. Бу кешеләрнең барысы да аерым игътибарга һәм халык танылуына лаек. Бу проект тарихында премия лауреатлары-йөздән артык кеше», - дип сөйләде ул.
Еш кына кешеләр үз батырлыкларын игътибарсыз калдыра, дип өстәде Шиһабеддинов. «Алар моны ихластан эшлиләр, моның өчен бер нәрсә дә көтмиләр, тәлап итмиләр. Безнең арада авыр тормыш хәлендә үзләрен югалтмаган һәм йөрәк чакыруы буенча эш итүче кешеләр яшәвен күрсәтергә телибез», – дип аңлатты ул.
Моннан тыш, ачылуда Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадетлар интернат мәктәбе директоры Рәис Юнысов һәм аның укучылары да булды.
«Геройлар Аллеясы» ачылышына чакырылган кунакларның берсе – Гөлнара Галиева. Ул инвалид булуына карамастан, ташландык пилорама урынында ат клубы төзегән һәм хәзер кешеләргә ярдәм итә.
«Мин төрле авырулары булган балаларга булышырга теләдем. Әйтик, безгә covid-19 авыручы кешеләр килә, алар якыннарын югалттылар һәм депрессия, өметсезлек, кайгыдан арынырга телиләр. Без кешеләргә иппотерапия - атлар белән аралашу аша үзләрен табарга булышабыз. Иппотерапия шулай ук ДЦП белән авыручы кешеләргә дә булыша. Мин үземне герой дип санамыйм, йөрәгем кушканча эшлим», – дип сөйләде Галиева һәм бүгенге көндә аның клубында 14 ат барлыгын әйтеп узды.
Үз батырлыгында шулай ук казан егете Олег Попков сөйләде, ул бер ел элек суда бата башлаган баланы коткарып калды. Аның сүзләре буенча, ул бу игелекле эшне дусты белән эшләде. «Мин үземне герой дип санамыйм, бу гадәти эш, минем урынымдагы һәркем дә шулай эшләр иде. Кешеләр безнең турында, гамәлләребез турында һәм без шундый зур хөрмәткә лаек булуыбызны белү бие күңелле», – диде ул.
Премияне ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе оештыра.