Татарстанда яшьләр үзәкләре белгечләре өчен укулар узды. Программа нәтиҗәләре буенча һәр учреждение муниципалитетның индивидуаль проблемасына нигезләнеп үсеш стратегиясен төзиячәк.
«Урыннарда яшьләрнең үз – үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр булдыру-безнең министрлыкның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Безнең укыту яшьләр үзәкләренең эшен һәр яшь кешегә мәгълүмат җиткерү мәсьәләсендә нәтиҗәлерәк булсын өчен яңартырга тиеш.Укыту шулай ук яшьләр үзәкләре командалары арасында элемтәне киңәйтү, Татарстан Республикасының төрле муниципаль берәмлекләре арасында тәҗрибә алмашу өчен шартлар тудыру коралы булып тора», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Белгечләрне Татарстан Республикасы яшьләр үзәге Татарстан Яшьләр министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы төбәк белән идарә итү үзәге белән берлектә укытты. Программада яшьләр белән эшләү буенча җитәкчеләр, белгечләр һәм яшьләр үзәкләренең медиакомандлары катнашты. Укытуда республиканың төрле районнарыннан 130 яшьләр үзәге белгече катнашты. Программа үзе теоретик һәм практик блокларга бүленде.
Уку нәтиҗәләре буларак белгечләр киләсе елга Яшьләр үзәгенең эш стратегиясен тәкъдим иттеләр.
Стратегияләр эшләп бетереләчәк, ел башыннан ук һәр район билгеләнгән план буенча эшли башлыячак. Шул исәптән яшьләр үзәкләренең мәгълүмати үсешенең юл картасы да булдырылды. Ул медиа-планны, җирле блогерлар белән интеграцияне, популяр темаларга подкастлар, тематик ТГ-каналлар һәм видео проектларны эшләтеп җибәрүне үз эченә алган. Бу юнәлештә укыту әле тәмамланмаячак, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе белән бергә алга таба медианаправление өчен җаваплы белгечләрне укыту планлаштырыла.