Түбән Камада мәктәп театрларын булдыру программасы кысаларында беренче интенсив эшли башлады

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Түбән Камада мәктәп театр түгәрәкләре җитәкчеләре өчен беренче өч көнлек интенсив уза. Укыту «Мәктәп классикасы» федераль проекты кысаларында бара, аның бурычы – илдә мәктәп театрларын үстерү.

Эксперт сыйфатында вахтанг мәктәбе вәкиле, күренекле педагог Олег Хрычев (Мәскәү шәһәре) чакырылган иде.

Аның фикеренчә, көчле җәмгыять формалаштыру өчен анда гармонияле үсеш алган шул исәптән  театр аша да тәрбияләнгән шәхесләр булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, элек 23 мәктәп театр түгәрәге җитәкчесе сайлап алынды, алар арасында Сарман, Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, республиканың башка шәһәрләре һәм авыллары вәкилләре бар иде.

Беренче дәрестә аларга театр теориясенә тирәнрәк чумырга тәкъдим ителде. Киләсе ике көн эчендә мәктәп театр түгәрәкләре кураторлары актерлык техникасы элементлары өстендә эшләячәкләр, алар мускул иреге, фантазия очышы, сәхнәдәге төрле шартлар һәм башкалар белән бәйләнәчәк.

«Түгәрәкләр җитәкчеләренең киләчәктә үз укучыларына бирә алырлык барлык белемнәрен практикада үзләштерүе мөһим. Бу өч көн эчендә вузда дүрт ел дәвамында үткәрелгәннәрнең барысын да узып булмый. Минем бурычым- алар тарафыннан балалар белән эшләүдә бик мөһим актерлык техникасының төп элементларын яхшы үзләштерелү. Мин тәкъдим иткән эш ысулы-җитәкчеләр балаларга күрсәтмәләр генә биреп калмыйча, аларны сәхнәдә мәгънәле булырга өйрәтү», - дип билгеләде Хрычев.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда федераль программа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, «Созвездие - Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге һәм «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International