Казанда «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы көне үтте

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Казанда  «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы көне үтте. Аның кысаларында югары уку йортлары студентлары лекцияләрдә, мастер-классларда катнаштылар, интерактив белем бирү мәйданчыклары катнашучылары булдылар. Оештыручылары –  Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән  Казан федераль университеты һәм «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО.

«Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы көнен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Россия – мөмкинлекләр иле» департаменты җитәкчесе  Сергей Коляда, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина һәм Казан федераль университетының икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры  Марат Сафиуллин катнашты.

«Россия – мөмкинлекләр иле»  платформасының  26 проектында  400 меңнән артык  татарстанлы  катнашты инде.   Без  аңлыйбыз,  мондый эш икътисадны һәм илне үстерүгә юнәлтелгән кешеләр  төркемен  формалаштырырга  мөмкинлек  бирә.  Залда  үз дәүләтенә, төбәгенә, шәһәренә  файдалы  булырга  теләүчеләр җыелды. Безнең һәрберебез үзебезгә бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланырга тиеш. Платформа проектлары нәкъ шулай. Бүген бу проектта катнашу ил икътисадын да, үзен дә үстерергә мөмкинлек бирәчәген аңлау бик мөһим», - диде Ләйлә Фазлыева.

«Россия – мөмкинлекләр иле»  җитәкчесе Сергей Коляда «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы Көне ул – студентлар өчен  тәҗрибәле экспертлар белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек, дип билгеләде.

 «Татарстан ул -  «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасын тормышка ашыру өчен иң ныклы терәкләрнең берсе булган төбәк.  Күптән түгел генә Казанда халыкара төзелеш чемпионаты тәмамланды, августта Иннополиста «ТопБЛОГ» проекты блогерларының эшлекле форумы узды, ә узган ел «Синең йөреш» бәйгесенең ярымфиналы һәм «Цифрлы алгарыш» проектының  финалы  булды. Бүген безнең спикерлар һәм экспертлар студентларны конкурслар, олимпиадаларга, проектларга җәлеп итү өчен, һөнәри һәм шәхси үсеш өчен перспектив юнәлешләр ачу өчен Казан федераль университетына килделәр. Бүгенге көнне сез файдалы үткәрерсез дип ышанам. Лекция һәм мастер-класслардан тыш, сез идеаль резюме төзи аласыз, безнең барлык проектлар презентацияләрендә катнаша аласыз. Мин ышанам, сезнең һәркайсыгыз үз идеяләрегезне үстерү һәм гамәлгә ашыру өчен кызыклы һәм күңелегезгә якын булган конкурсны табачак. Татарстан Республикасы  хөкүмәте,  Яшьләр  эшләре  министрлыгы  һәм Казан федераль университеты җитәкчелегенә   Казан югары уку йортлары студентлары өчен «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы Көнен үткәрүдә төрле яктан ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтләремне җиткерәм», - диде Сергей Коляда.

«Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы проектларын гомуми презентацияләгәннән соң, студентлар  «Резюме» профильле квестында катнаштылар.  Аның   барышында  һәркем  резюме төзү турында белешмәлек, портфолио өчен профессиональ фотография алды һәм алган белемнәрен уен форматында ныгытты.

Квесттан соң теләгән һәркем «Сыгылмалы күнекмәләр» челтәр уенында катнаша алды. Активлыклары  өчен балалар «Россия-мөмкинлекләр иле»платформасыннан сувенирлар алдылар.

Эшлекле программаның бер форматы булып, «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы проектында катнашу миңа нәрсә бирде?» темасы буенча ачык дискуссия торды. 

Татарстан Республикасыннан президент платформасында катнашучылар үзләренең тәҗрибәләре турында сөйләделәр, студентларга үз көчләрен сынап карарга киңәш иттеләр.  Дискуссиядә соң алар тематик мастер-класслар үткәрделәр.

«Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы Көненең иң популяр форматларыннан берсе традиция буенча студентлар өчен актуаль темаларга лекцияләр булды. «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасының коммуникацияләр департаменты җитәкчесе Сергей Коляда үз мастер-классларында балалар өчен «уңышлы гавами чыгышларның 29 принцибын» ачты, шулай ук актуаль медиатрендлар, шәхси брендны яки XXI гасырда үз проектын үстерү өчен нәтиҗәле коммуникацияләр инструментлары турында сөйләде.

Реаль кейслар мисалында фейкларга каршы тору аерым тема булды. «Минем белән хыяллан» проекты һәм «Теләкләр чыршысы», «Җиңүчеләр хыяллары», «Бергәләп бүләк итәбез» бөтенроссия хәйрия акциясе җитәкчесе Тимур Сафин студентлар белән проектны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

Волонтерлыкны тормыш юлы итеп сайлаган студентлар бу темага «Синең йөреш» проекты төбәк координаторы Карина Захарова белән аралаштылар.  Ә «Уенны башла» проектында катнашучылар белән эшләү координаторы Руслан  Базаров  «Россиядә геймдев. Барысы буенча синең кагыйдәләр буенча уйнасын» темасына лекция укыды.  

«Россия – мөмкинлекләр  иле»  президент  платформасы  катнашучыларыннан лекцияләр һәм мастер-класслар да зур  кызыксыну уятты.

Интерактив мәйданчыкларда чарада катнашучылар өчен президент платформасы проектлары презентацияләре, ворк-шоплар һәм эшлекле уеннар үтте.

Стратегик үсеш һәм проект партнерлары белән хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәрләре Елена Антаманова һәм Камил Сәләхетдинов үткәргән «Мин-профессионал» олимпиадасы сессиясендә балалар резюме, әңгәмә, офферлар һәм ассесментлар,чыннан да, бик катлаулы булмавын белделәр.

«Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы Көне Казанда беренче тапкыр үткәрелде. 2022 елда алар Санкт-Петербургта, Самарада, Бөек Новгородта, Иркутскида, Чебоксарда, Ижауда, Череповецта, Чиләбедә, Пятигорскида һәм  Томскида үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International