Татарстан волонтерлары «Җиңүгә әзер» Халыкара конкурсы финалистлары арасына керде. Гаризалар «Иң яхшы иҗтимагый үзәк», «Иң яхшы муниципаль штаб», «Иң яхшы мәктәп отряды», «Иң яхшы халыкара вәкиллек» һәм «Иң яхшы ирекле ярдәмче» номинацияләре буенча кабул ителде. Конкурс ике этапта уза. Беренче этап кысаларында волонтерлар гаризаны тутырдылар һәм портфолио беркеттеләр. Икенче этап иҗади биремне үтәүне күздә тота.
«Барлыгы 428 гариза бирелде, алар арасында «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлегеннән 29 гариза, - дип ассызыклады «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов.
Беренче этап нәтиҗәләре буенча финалистлар: «Иң яхшы ирекле ярдәмче» номинациясендә – Татьяна Курочкина (Түбән Кама районы); «Иң яхшы иҗтимагый үзәк» номинациясендә – Эдуард Дорохин командасы (Казан шәһәре, Казан шәһәре); «Иң яхшы муниципаль штаб» номинациясендә – Софья Грацилеева командасы (Әгерҗе районы яшьләр үзәге). Ә «Иң яхшы мәктәп отряды» номинациясендә Татарстанның берьюлы өч отряды – Мария Храмова командасы һәм Чүпрәле районының Зур Аксу урта мәктәбе), Азамат Гайфетдинов командасы (Яр Чаллы шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Малика Габдрахманова командасы (Балтач гимназиясе, Балтач районы) финалга чыкты.
Конкурска нәтиҗәләр 25-27 ноябрьдә узачак Бөтенроссия форумында ясалачак.