«Эфирда Игелек!» массакүләм мәгълүмат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстанның ирекле ярдәмчеләр җәмгыяте эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» «#БЕЗБЕРГӘ» Бөтенроссия акциясе кысаларында махсус «#БЕЗБЕРГӘ» номинациясе өстәлде.
Яңа номинациядә мәҗбүри күченүчеләргә, мобилизациягә тартылган һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» «#БЕЗБЕРГӘ» хәрәкәтенең ирекле ярдәмчеләрнең эшчәнлеген яктыртучылар катнаша ала.
«Волонтерлык берләштерә. Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегеннән килгән волонтерлар күченергә мәҗбүр булган мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә, хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтәләр. Җирле волонтерлык җәмгыятьләре бу эшкә актив кушылды. Алар-безнең заман геройлары. Бу турыда сөйләшергә кирәк. Шуңа күрә «#БЕЗБЕРГӘ» дигән яңа махсус номинация башланды. Игелекле эшләрне яктырту җәмгыятьне бер – берсенә ярдәм итәргә илһамландырачагына ышанабыз»,-дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
«Эфирда Игелек!» 2022 елның 15 ноябренә кадәр озайтылды. Гариза бирү материаллары dobrort.org@gmail.com.электрон почтасына кабул ителә.
2022 елда «Эфирда игелек» турында тулырак мәгълүмат һәм гаризаны рәсмиләштерү таләпләре «ТР ирелеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының рәсми сайтында урнаштырылган.
Элемтә өчен җаваплы зат – Филатова Полина, «Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының махсус проектлар секторы өлкән белгече, телефон номеры - 8 (917)884-19-70.