Рөстәм Миңнеханов: «Безнең заман» фестивале – Татарстан горурлыгы»

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» X ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты Казанда узды. Ул «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.

Быел Гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе командасы лаек булды. Ул Татарстан Президентының күчмә кубогын, фестиваль иганәчеләрненнән бүләкләр һәм 500 мең сумлык акчалата сертификат алды.

Юбилей чарасында 1,5 меңнән артык үзешчән артист – эшче һөнәрләр вәкилләре катнашты. Алар эштә генә түгел, иҗатта да талантлы булуларын күрсәтте, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов концертны ачу тантанасында.

«Бүген без дәүләтебез өчен иң мөһиме — хезмәт кешесе икәнен аңлыйбыз. Бу кешеләр безнең республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләп кенә калмый – алар талантлы да. Без фестивальнең үсеш динамикасын күрәбез, шулай ук предприятие җитәкчеләреннән дә ярдәм таптык. Фестиваль коллективларны чын мәгънәсендә берләштерә. Предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче кешеләр – алар безнең илнең патриотлары.  Алар безнең республиканы күрсәтә, һәм без аларга таянабыз», – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Фестивальдә катнашу өчен республиканың 43 районыннан 187 оешма һәм предприятиесеннән гаризалар кабул ителде. Гала-концертка  Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә 3 сайлап алу этабы үтте.  «Музыкаль юнәлеш»,  «Бию юнәлеше»,   «Дан минуты» номинацияләре нәтиҗәләре буенча суперфиналга үтүчеләр билгеләнде. Ул 4-5 ноябрьләрдә Казанда үтә. Суперфиналга 22 команда чакырылды.

 Бүген тамашачыларга  иң яхшы 50 иҗади номер күрсәтелде. Тамашада күрсәтелгән жанрлар төрлелеге завод һәм фабрикаларның талантларга бай булуын күрсәтте. «Пирамида» сәхнәсендә төрле халыкларның биюләрен күрергә була иде.

Вокаль иҗаты да төрле милләт җырларын яңгыратты. Концерт барышында «Безнең заманлыларның» бик зур һәм дус гаилә булуларын күрергә була иде.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне котлау тантанасында ТР мәдәният министры  Ирада Әюпова, ТР Президенты каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева,  «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Яңа гасыр» генераль директоры Илшат Әюпов һ.б. катнашты.

Төрле номинацияләрдә призерларга ТР хөкүмәтенең диплом, медаль һәм акчалата премиясе тапшырылды, ә җиңүчеләр – кубокка лаек булдылар.

ТР мәдәният министры катнашучыларга рәхмәт белдерде. Эш сәгате беткәннән соң репетицияләргә йөгерүче бу фидакарь затларның күбесе үзләре генә түгел, гаиләләре белән дә катнашалар. Димәк, фестиваль гаилә бәйрәме дә.  Ирада Әюпова шулай ук бу чарага зур өлеш керткәннәре өчен предприятие һәм оешмалар җитәкчеләренә дә рәхмәтләрен җиткерде.

Команда зачетында җиңүчеләрне ТР профсоюзлар Федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм фестивальнең жюри башлыгы, ТР һәм РФ атказанган артисты, җырчы  Резедә Галимова котлады.

Команда зачетында беренче урын Мамадыш районы башкарма комитеты « Мәгариф идарәсе», Казан дәүләт казна күкерт заводы, «Сибур. Түбәнкаманефтехим», «Татэнерго»,  С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Аммоний» акционерлык җәмгыяте, «Яшьләр канаты - «ТНВ» (Чүпрәле районы) һәм «Транснефть-Прикамье» акционерлык җәмгыяте  лаек булды.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко «КАМАЗ» ҖАҖга махсус приз «Безнең заман герое» призын тапшырды. Командага шулай ук 300 мең сумлык акчалата бүләк тә бирелде.          Фестивальнең төп бүләге – Гран-прины – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. «Искиткеч бәйрәм. Безнең фестиваль елдан-ел киңәя бара», - диде ул, җиңүчеләрне котлап.

«Бүген без дәүләтебез өчен иң мөһиме — хезмәт кешесе икәнен аңлыйбыз. Бу кешеләр безнең республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләп кенә калмый – алар талантлы да. Без фестивальнең үсеш динамикасын күрәбез, шулай ук предприятие җитәкчеләреннән дә ярдәм таптык. Фестиваль коллективларны чын мәгънәсендә берләштерә. Предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче кешеләр – алар безнең илнең патриотлары.  Алар безнең республиканы күрсәтә, һәм без аларга таянабыз», – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Татарстан Республикасы Президенты фестивальнең генпродюсеры адресына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан җитәкчесе киләчәктә дә республика хөкүмәтенең хезмәт кешесенә һәм фестиваль хәрәкәтенә ярдәм итәчәгенә ышандырды.

«Фестиваль киләчәктә дә дәвам итәчәк һәм киң үсеш алачак. «Наше время – Безнең заман» – республикабыз горурлыгы», - диде ул.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Гран-при иясен котлады. 2021 ел Гран-при иясе командасы  - «Аммоний» АҖ – күчмә кубокны 2022 елгы Гран-при иясе – «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе командасына тапшырды. Командага 500мең сумлык акчалата бүләктән тыш, ТР Президентының күчмә кубогы тапшырылды. Диплом, медальләр, ТР профсоюзлар Федерациясе сертификаты белән дә бүләкләнде.Юбилей фестивале «Наше время – Безнең заман» гимны белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International