«Йөрәк кушуы буенча эш»: Казанда #Без бергә премиясе төбәкара этабының 35 җиңүчесе бүләк алды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Казанда #Без бергә халыкара премиясе  төбәкара этабының 35 җиңүчесе бүләк алды. Аларның икесе бөтенроссия финалына чыкты. Алар үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 3.5 млн сум алырга мөмкин. җиңүчеләр үз проектлары турында ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановка сөйләделәр.

 «Сез алып бара торган эш бик мөһим һәм кирәк. Һәрберегезнең  үз тәҗрибәсе. Ләкин барысы да яхшы максатлар куя. Хәзер волонтерлык хәрәкәте үсешенә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә без барлык юнәлешләр буенча да алгарыш күрәбез: волонтер-медиклар, коткаручы волонтерлар һәм башкалар. Алар барысы да бу эшне йөрәк кушуы буенча эшлиләр. Бүгенге көндә бу-республикада якынча 113 мең кеше. Без волонтерлыкта һәм искиткеч социаль технологияне күрәбез», - дип мөрәҗәгать итте җиңүчеләргә Т. Сөләйманов.

Ул билгеләп үткәнчә, 2013 нче елгы Универсиададан башлап, Казанда төрле елларда уздырылган зур чаралар Татарстанда волонтерлыкны үстерүгә зур этәргеч булды. Тимур Сөләйманов министрлыкның прект авторларына ярдәм күрсәтергә әзер булуын билгеләп үтте. Алар республика һәм федераль дәрәҗәдә грант конкурсларында катнашу өчен гариза бирә  алалар. 

Төбәкара этап җиңүчеләре төрле өлкәләргә кагылышлы үз проектлары турында сөйләделәр. Алар арасында көмеш волонтерлар ансамбле дә, арт-терапия белән приют та бар. Күп проектлар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү белән бәйле.

Мәсәлән, Баулыдан Марат Ильясов үзенең «Мин барысын да булдырам, барысын да беләм – башкача яши белмим» проекты белән премиянең бөтенроссия финалына чыкты.  Аның проекты терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Марат Ильясов үзе 16 ел элек авариягә очрый.Күп тырышлык белән аякка баса. Хәзер башкаларга шундый авыруларга ярдәм итәргә тели.

Төбәк этабында җиңүчеләр арасына кергән икенче проект укучыларга туган шәһәрләре тарихы турында сөйләүне максат итеп куя. Автор Михаил Падас үз проектын Яр Чаллыда тормышка ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International