Татарстан яшьләрен фиджитал-көрәш турнирына чакыралар

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

26 ноябрь «Ак Барс» көрәш сараенда ярышларның төп трофее өчен көрәшкә ММА көрәшчеләре керәчәк һәм фиджитал-форматны ныклыкка тикшерәчәк. Башта спортчылар приставкада Mortal Kombat уйныячаклар, ә аннары инде чып-чын көрәштә иң көчлеләрне ачыклыячаклар. Санлы һәм физик өлешләрдән җыелган баллар берләштереләчәк.

Профессиональ сугышчыларның үзләре өчен яңа формат белән ничек эш итүен күрү кызыклы. Тамашачылар көрәш хисабына тәэсир итә алачак: аудиториянең тавышлары өстәмә балларга әйләнәчәк. Үз тавышыңны өч номинациядә бирергә мөмкин: «иң яхшы нокаут», «иң яхшы көрәшче»,«креативлык өчен».

Шулай итеп, Фиджитал уеннар чакыруын кем кабул итеп Казанда чыгыш ясаячак соң? Роман Авдал, кикбоксинг буенча көньяк федераль округ чемпионы, Шамидхан Магомедов, грэпплинг буенча спорт мастеры, Артем Лебедев, панкратион һәм грэпплинг буенча Беларусь Республикасы чемпионы, Алибек Кусбаев, жекпе жек буенча Казахстан чемпионы, ә Татарстан данын Федор Алексеев яклаячак. Катнашучыларның тулы исемлеге соңрак билгеле булачак, ә яңа форматтагы тамашага билетлар инде сатуда бар.

Билетлар сайтта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International