«Театрлы Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең гариза бирү кампаниясе 1 декабрьгә кадәр дәвам итә. Анда Татарстанның балалар һәм яшьләр театр коллективлары катнаша ала. Идел буе федераль округы буенча иң яхшылар 250 мең сумлык приз алачак. Икенче урын өчен-200 мең сум, өченче урын өчен – 150 мең сум бүлеп бирелгән.
Фестивальдә югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең мәдәният һәм сәнгать юнәлешләре буенча белем алучы студентлар коллективлары катнаша алмый.
Фестивальдә түбәндәге номинацияләр каралган:
• Идел буе федераль округының иң яхшы яшьләр спектакле (1, 2, 3 урын);
• Идел буе федераль округының иң яхшы балалар спектакле (1, 2, 3 урын);
• Иң яхшы режиссер эше (аерым-яшьләр һәм балалар спектакльләре арасында);
* Иң яхшы музыкаль бизәлеш (аерым-яшьләр һәм балалар спектакльләре арасында);
• Иң яхшы сәнгать бизәлеше (аерым-яшьләр һәм балалар спектакльләре арасында);
• Иң яхшы ир-ат роле (аерым-яшьләр һәм балалар спектакльләре арасында);
• Иң яхшы хатын-кыз роле (аерым-яшьләр һәм балалар спектакльләре арасында).
Фестивальдә катнашу өчен нигезләмә белән танышырга, үз спектаклеңне видеога төшерергә һәм tatarstan.theatre.festival@mail.ru почтасына гариза җибәрергә кирәк.