«Ел фотографиясе» премиясенең гариза бирү кампаниясе дәвам итә. Премия максаты-Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза дәүләтләреннән, күзәтүче дәүләтләрдән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кермәгән илләрдән яшь фотографларның казанышлары белән танышу.
Фотография яки фотолар сериясе социаль проблемаларны чагылдырырга һәм «Ислам дөньясында яшьләр» темасын ачарга тиеш.
«Ел фотографиясе» премиясе һәм катнашучыларга карата таләпләр рәсми сайтта урнаштырылган. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр премиянең рәсми сайтында кабул ителә.
Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча «Ел фотографиясе» номинациясендә 1 җиңүче сайлап алыначак, ул Казанда «ИХО илләренең яшьләр лидерлары» халыкара премиясе программасында катнашачак. «Ел фотографиясе» премиясен тапшыру 15 декабрьдә Казанда «Казан – ИХОның Яшьләр башкаласы 2022» елын ябу тантанасында узачак.
Премияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы» халыкара оешмасы оештыра. Премияне оештыручылар һәм партнерлар: «Яшьләр дипломатиясе академиясе» иҗтимагый оешмасы, «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды.