Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында 2023 елга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының гәвами максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү бара. Шулай ук «ТР дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин. Сораштыру 6 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Республика халкы проект экспертлары төзегән тәкъдимнәрне генә сайлап калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә ала. Декабрь аенда гражданнар белән бергә иң күп тавыш җыйганнар министрлык каршындагы иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында каралачак. Нәтиҗәсе буларак, 2023 елга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының 5тән 7гә кадәр өстенлекле максатлар билгеләнәчәк.
2023 елга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының ТР Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирүгә куелган тәкъдимнәре:
1. Яшьләрне эшкә урнаштыру системасы үсеше. 15 мең кешедән торган яшьләрне даими укудан һәм эштән буш вакытта вакытлы, сезонлы һәм икенчел подработка белән тәэмин итәргә.
2. Балаларның һәм яшьләрнең практик күнекмәләрен камилләштерү. Татарстан Республикасы муниципаль районнарында сәламәтлек дәресләре һәм 5 меңнән дә ким булмаган балалар һәм яшьләргә медицина ярдәме күрсәтү буенча лекцияләр үткәрү.
3. Балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үсеше. Татарстан Республикасы барлык муниципаль районнарында барлык чараларда, 60 мең кешене җәлеп итеп, «Яшьләргә патриотик тәрбия» ведомствоара программасын гамәлгә ашыру.
4. Иреклеләр хәрәкәте үсеше. Татарстан Республикасы барлык муниципаль районнарында «Иреклеләр(волонтерлар) хәрәкәте үсеше» ведомствоара программасын гамәлгә ашыру. (122 мең кешене җәлеп итәргә).
5. . «Интернет»челтәрендә балалар һәм яшьләр арасында деструктив күренешләрне кисәтү. «Интернет» челтәрендә балалар һәм яшьләрнең куркынычсыз тәртибен формалаштыру буенча 220 меңнән дә ким булмаган кешене җәлеп итәрлек чаралар комплексын эшләү һәм тормышка ашыру
6. Балалар һәм яшьләргә уңайлы һәм профессиональ психологик ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыру. (220 мең кеше).
7. Яшьләр арасында фәнни эшчәнлекне популярлаштыру. Югары белем бирү оешмаларыннан 3000 студентны җәлеп итәргә.
8. Балалар һәм яшүсмерләрне балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү үсеше. Татарстан Республикасы барлык муниципаль районнарында ТР балалар иҗтимагый хәрәкәте үсеше кысаларында Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте бүлекләре оештыру.
9. Яшь гаиләләргә ярдәм. Субсидия форматында Дәүләт яшьләр торак программасы кысаларында үзләренең торак шартларын яхшырткан яшь гаиләләр санын арттыру. Бер елга 1000нән 1500 гә кадәр яшь гаиләләр җәлеп ителә.
10. Балалар һәм яшьләргә үзләрен иҗади гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру. Иҗади юнәлешле проектларга җәлеп ителгән ТР яшьләре һәм балалар санын арттыру(370 меңгә кадәр)
11. Яшьләр өчен төрле мөмкинлекләр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр арасыннан кимендә 10,5 мең кешене яшьләр берләшмәләре эшчәнлеге һәм яшьләр проектлары белән колачлау.
12. Яшьләр медиасы үсеше. Татарстан Республикасының 5 муниципаль берәмлегендә яшьләр үзәкләре базасында яшьләр медиа-үзәге төзү.
13. Яшьләр инфраструктурасы үсеше. 20дән дә ким булмаган яшьләр инфраструктурасы объектларында төзелеш, капиталь ремонт һәм яңарту үткәрү.
14. Яшьләрне социальләштерү. Учетта торучы яшүсмерләрнең, шулай ук авыр тормыш хәлендә тәрбияләнүче яшүсмерләрнең 60 процентын яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәтләре белән колачлау.
16. Үз вариантың
Исегезгә төшерәбез, дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проекты Татарстанда 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Ел саен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнгән экспертлар төркемнәре алдагы елга алты Министрлыкның максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр формалаштыра. Аннары алар 30 көн дәвам иткән онлайн халык тавыш бирүенә кертеләләр.
Проектның барлык этаплары һәм максат, бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре турындагы мәгълүматләр белән сайтта танышырга мөмкин.