Яр Чаллыда иң яхшы яшь эшкуарны билгеләячәкләр

2022 елның 11 ноябре, җомга

15 ноябрь «Автошәһәрнең яшь эшкуары-2022» конкурсының йомгаклау этабы узачак. Конкурс Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгыннан яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруга грант откан «10 МОСТ» проектына керде.

Конкурс «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль инициативага ярдәм» милли проекты кысаларында үткәрелә. Төп максат-яшьләр арасында нәтиҗәле тормыш стратегиясе буларак эшкуарлыкны популярлаштыру.

Конкурста 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге 31 кеше - үзмәшгульләр, яисә эшкуарлык эшчәнлеген алып барырга планлаштыручы эшкуарлар катнашты. Конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча финалга 12 яшь эшкуар үтте.

Яшь эшмәкәрләр берничә конкурс этабын уза: гариза бирү кампаниясе, бизнес-проектларны гавами презентацияләү, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк: «Ел ачылышы», «Уңышлы старт», «Социаль эшмәкәрлек», «Иң яхшы бизнес идея», «Автошәһәр эшкуары». Алар үз проектлары турында «Россиянең яшь эшкуары 2023» конкурсының төбәк этабында сөйли алачаклар.

Конкурсны оештыручылар - Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсе һәм шәһәрнең сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә «Заман» яшьләр үзәге каршындагы эшкуарлар ассоциациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International