Көзге каникулларда Татарстан лагерьларында мобилизацияләнгән гаиләләрдән 294 бала ял иткән

2022 елның 12 ноябре, шимбә

Көзге каникуллар вакытында Татарстанның 342 сәламәтләндерү оешмасында 17 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән. Көзге кампания республиканың 24 муниципаль берәмлегендә оештырылды.

Балалар 52 стационар оешмада – 6 559 кеше, көндезге 290 мәктәп яны лагерендә – 10744 кеше ял итте.

«Шул исәптән авыр тормыш хәлендә булган 533 бала өчен, шулай ук мобилизацияләнгән гаиләләрдәге 294 бала өчен дә ял оештырылды. Бүген 8 сәламәтләндерү оешмасында 1 меңнән артык бала ял итүен дәвам итә», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Министр искә төшергәнчә, Татарстанда балалар ялы системасы профильле сменалар форматында тормышка ашырыла. «Профильле сменалар дәүләт яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре буенча формалаша: гражданлык-патриотик, физкультура-спорт, туристлык-туган якны өйрәнү, социаль-педагогик, интеллектуаль, тел, иҗади, IT-сменалар», – дип ассызыклады ул.

Балалар өчен бай программа – спорт һәм белем бирү дәресләре, квест-уеннар, иҗади остаханәләр, интерактив-күңел ачу мастер-класслары һәм башкалар оештырылды. Шулай ук яшүсмерләр бәйрәм көннәренә – Халыклар бердәмлеге көненә, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган Бердәм гамәлләр көннәре кысаларында тәкъдим ителгән чараларда актив катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында бүгенге көндә 195 меңнән артык бала ял итүнең төрле формалары белән колачланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International