Инклюзияне үстерү җәмгыять культурасының гомуми үсешенә китерә. Бу төрле кешеләр өчен, шул исәптән үсеш үзенчәлекләре булганнар өчен дә, ачык булырга тиеш. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы инклюзив совет утырышында ведомство башлыгы Тимур Сөләйманов шундый фикер белдерде.
«Инклюзивлык — безнең җәмгыятьнең мәдәният дәрәҗәсен билгеләүче төп күрсәткечләрнең берсе. Ул үсеш үзенчәлеге булган кешеләрнең җәмгыятьтә үзләрен ни дәрәҗәдә уңай хис итүләрендә чагыла. Бу норма булсын өчен, дөрес күнекмәләр формалаштырырга кирәк. Республикада бу процессны тагын да активлаштыру өчен безнең ведомствода инклюзия советы эшли»,- диде ул.
Ул ассызыклаганча, Татарстанда үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен социальләштерү һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән күпсанлы берләшмәләр һәм оешмалар бар. Аерым алганда, Сөләйманов «Абилимпикс» хәрәкәтен билгеләп үтте, бу аларга булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итә һәм кирәкле күнекмәләрне өйрәтә.
Иң төп мәсьәләләрнең берсе булып, мондый проектларны тормышка ашыруда системалы ярдәм итү тора. Бу проблема буенча утырышта музыкант, «Незами» күрмәүчеләр ансамбле продюсеры Дмитриий Бикчәнтәев чыгыш ясады.
«Мин үзләрен күрсәткән проектлар өчен ярдәм системасы турында сөйләшергә теләр идем. «Югары кабинетлар»да булганнан соң, миңа нәкъ менә шундый система турында уйланырга киңәш иттеләр. Без Абилимпикска туры килмибез, чөнки без сәнгать аша үзенчәлекле кешеләрне социальләштерү белән шөгыльләнәбез. Бу мәсьәлә белән ТР Яшьләр министрлыгы шөгыльләнә аламы?», - дип мөрәҗәгать итте ул.
Тимур Сөләйманов аның башлангычын хуплады. Ул якын көннәрдә Яшьләр эшләре министрлыгында шундый проектларның принципларын һәм механизмнарын билгеләү һәм ярдәм итү өчен кызыксынучылар белән җыелып киңәшергә тәкъдим итте.
Бу мәсьәләдән тыш, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин үз ведомствосы тарафыннан үсеш үзенчәлекләре чикле кешеләр өчен ярдәм чаралары турында хәбәр итте, ә «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәте һәм үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә үз шөгыльләрен табарга ярдәм итүе турында җентекләп сөйләде.
Йомгаклау өлешендә, Тимур Сөләйманов быел яшьләр проектларының 131 млн сумнан артык грант отуын, аларның күбесе үсеш үзенчәлекләре булган яшьләргә адреслы ярдәм итүгә юнәлдерелүен әйтте.