Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында туган телне саклауга юнәлдерелгән яшьләр проектларын гамәлгә ашыруны бәяләде

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов «Безнең Татарстан-Мөмкинлекләр территориясе» форумы кысаларында татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән 13 яшьләр проекты авторлары белән очраштылар.

«Язын Татарстан яшьләре безгә татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән үз проектларын тәкъдим итте. Хәзер тормышка ашыру этабы бара.  Бүген проект җитәкчеләре белән бергәләп йомгак ясадылар. Проектлар төрле яшьләр аудиториясен колачлый һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Хәзерге яшьләрнең иҗади якын килүенә һәм төрле кейслар тәкъдим итүенә бик шатмын», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Очрашу проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясау өчен узды. Аларның барысы да апрель аенда ук 6 млн. сумлык ярдәм алган, ә хәзер активистлар ирешкән уңышлары турында хисап тота. Алар арасында «Qazan Quiz» интеллектуаль квиз-уены һәм «Акыл фабрикасы» белем бирү интенсивы, «UT FEST» Яңа татар мәдәнияте фестивале, татар телле белгечләрне эзләү өчен мәйданчык, татар телендә навигатор һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International