Татарстан яшьләренең идеяләре, инициативалары һәм проектлары бик күп, бу җәһәттән аларга «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» республика форумы ярдәм итә ала», - Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева күргәзмәне карап чыгу йомгаклары буенча шундый фикер белән уртаклашты.
«Күргәзмәдә һәр проектның тормышка ашырылышы һәм масштаблырак булу перспективасы бар инде. Бу аларның үсешен күрсәтә. Безнең яшьләр иҗат итәргә сәләтле. Идеяләр һәм инициативалар күп, ләкин аларга эшләнмәлек мөһим. Форумда мастер-класслар һәм лекцияләр нәкъ менә шуның белән бәйле. Аерым алганда, документларны ничек дөрес тутыру, грант конкурсы өчен проект рәсмиләштерү һ.б. турында. Бу инициативалы кешегә белергә кирәк булган әйберләр», - диде Фазлыева.
Ул ассызыклаганча, Татарстан яшьләре проектлары тормышның бик күп өлкәләрен, аерым алганда, мәдәният, экология һәм икътисадны үз эченә ала.
Быел форумның төп темасы Татарстанда инклюзив җәмгыять формалашу булды. Шуңа бәйле рәвештә бу темага күп кенә проектлар тәкъдим ителде, шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы инклюзив совет утырышы уздырылды.
«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» форумы 2009 елдан бирле үткәрелә. Ул яшьләрнең актуаль соравына җавап бирергә тиеш. Бу инициативалы яшьләр өчен мәйданчык булып тора. Моннан тыш, бу аларның шәхси үсеше өчен дә урын. Үз проектлары белән алар социаль әһәмияткә ия проблеманы гына хәл итеп калмыйлар, проектлар һәм программалар оештыруда мөһим тәҗрибә туплыйлар», -дип өстәде Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Быел беренче тапкыр форум «Росмолодежь грантлар»конкурсын уздыру мәйданчыгы булды.
25 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр конкурсның заявка кампаниясе узды, жюри бәясенә 190 проект керде. Сөләйманов сүзләренчә, Татарстан илнең барлык төбәкләре арасында иң күп акча алган - 19 инициативаны гамәлгә ашыру өчен 6 млн сум тирәсе.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстан яшьләре 124 проектны гамәлгә ашыруга 113 771 758 сум җәлеп иткән иде.