«Звездный» аланында «БикаФест» XXI музыкаль-поэтик фестиваль тәмамланды. Фестиваль «Сәләт»нең якын дусты, көрәштәше Рөстәм Бикмуллин истәлеген мәңгеләштерүгә багышланды.
Быел «БикаФест» XXI музыкаль-поэтик фестиваленең җыр юнәлеше буенча Зәлия Әкүбәкерова, ә шигърият юнәлешендә Айгөл Фәттахова Гран-при ияләре булдылар.
12-15 яшьлекләр арасында «Башка авторлар әсәрләрен иң яхшы башкаручылар» номинациясендә җиңүчеләр: Иван Пугачев, Эльдар Гиниятов, Азалия Шәрипова, Әнвәр Мөхетдинов; 16-25 яшьлекләр арасында – Альбина Анисимова, Рәуф Шакиров, Гөлфия Галиметдинова, Илвина Галиева, Диләрә Һадиева, Диләрә Сәләхиева. Махсус бүләккә Мулланур Мифтахов лаек булды.
«Үз әсәрен иң оста башкаручы» номинациясендә 12-15 яшьлекләр арасында Алинә Низамова, Дамир Динекаев; 16-25 яшьлекләр арасында – Гөлфия Галиметдинова, Лилия Гатина, Камилә Халиковалар җиңүчеләр булдылар.
«Татар халык җырын иң оста башкаручы» номинациясендә 12-15 яшьлекләр арасында Кирилл Спичков, Аделия Сөләйманова, Яна Шалаумова, Адилә Ишалина, Илүзәр Кашапов, Иван Пугачевлар, 16-22 яшьлекләр арасында Сабина Зарипова, Айзилә Гарифуллиналар җиңүче булдылар.
«Иң яхшы автор-башкаручы» номинациясендә 16-25 яшьлекләр арасында – Алсу Салихова, Данил Сайфуллиннар җиңү яуладылар.
«Татар җырын стильләштерү» номинациясендә 12-15 яшьлекләр арасында Наилә Славина, Самир Камалов, Адилә Ишалина, Зилә Шабаева, Алисә Солодкина, Мөслим Асаевлар, 16-25 яшьлекләр арасында Алинә Минһаҗевалар иң яхшылары булдылар.
«Татар композиторлары әсәрләрен башкаруда иң яхшы академик вокал» номинациясе җиңүчеләре: 12-15 яшьлекләр арасында Әмир Галиуллин, Зәлинә Шакирова, Камилла Михайлова, Эмиль Шәймуллин, Камилла Габдуллаҗанова.
«Җырны иң яхшы коллектив-башкаручы» исеменә 12-15 яшьлекләр арасында лаек булдылар: «Батыр егетләр» вокаль ансамбле, «Энҗеләр» вокаль ансамбле, «Сандугач» вокаль ансамбле , «Тамчы» вокаль ансамбле; 16-22 яшьлекләр арасында «Мизаж» вокаль ансамбле, «Con Amore» вокаль ансамбле, «Күз нурлары» вокаль ансамбле.
Гала-концерт язмасын «Сәләт»нең Вконтакте группасында, YouTube каналда табарга мөмкин.