Татарстанда «Ел студенты - 2022» XVIII республика премиясенә гаризалар бирү 17 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Анда сайлап алынган юнәлеш буенча шәхси яки командада югары уңышларга ирешүче укучылар катнаша. Һәр теләгән кеше 17 ноябрьгә кадәр Студентлар Лигасы сайтындагы шәхси кабинетында гариза бирә ала.
Премия 17 номинация буенча үткәрелә: ел старостасы, ел интеллекты, ел җәмәгатчесе, ел иҗади шәхесе, ел иреклесе, ел чит ил студенты, ел спортсмены, ел медиячесе, гран-при, ел студентлар оешмасы, ел студентлар тулай торагы, ел студентлар иҗади коллективы, ел студентлар иҗади клубы, ел студентлар медиясе, ел студентлар проекты, ел студентларның үзидарә органы, ел студентлар фәнни җәмгыяте, ел студентлар спорт клубы.
Быел Премия 18 нче тапкыр үтә. Шул чор эчендә Татарстан Республикасында төрле юнәлешләрдә яшьләр сәясәтен үстерүче йөзләрчә актив һәм инициативалы студентлар җиңүчеләр булдылар.
2021 елда Гран-при номинациясендә берьюлы өч финалист җиңү яулады. Алар: Анна Макарова (Казан Дәүләт медицина университеты), Виктор Петров (Казан кооператив институты), Рахматҗан Хәлилов(Казан милли эзләнү технология университеты). Аларның һәрберсе «Алгарыш» программасы буенча белем алу хокукына ия булды. Гран-при номинациясенә Рахматҗан Хәлилов лаек булды.
Гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң, 27 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр читтән торып этабы, 9-20 декабрьләрдә – көндезге этап үтә. 25 гыйнварьда нәтиҗәләр чыгарыла һәм җиңүчеләрне котлау тантанасы үтә.
«Татарстан Республикасы ел студенты - 2022» XVIII Республика премиясен оештыручы – «Татарстан Республикасы студентлар Лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.