16 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге татарстанлылар «Осталар иле» проектында катнаша һәм эшкуарлар булып үз идеяләрен тормышка ашыра алачак. Проект эшмәкәрлек күнекмәләрен тормышка ашыру өчен яшьләрне шәхси өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Проект 4 этапны үз эченә ала:
30 ноябрьгә кадәр проектта теркәлү;
үз көчләренә ышанычны бәяләү, эшкуарлыкта кирәкле катнашучыларның soft-skills бәясен, катнашучыларның «Профессиональ керемгә салым» махсус салым режимы турындагы белем дәрәҗәсен бәяләүне үз эченә алган онлайн-диагностика;
Персональ ярдәм программасы: төрле платформаларда үз хезмәтләрен пропагандалау һәм заказларны тормышка ашыру күнекмәләре;
Үзмәшгуль граждан буларак беренче адымнар-үзмәшгульлек сыйфатында рәсмиләштерү һәм тьютор озатуында заказларны үтәү.
«Осталар иле» Россия Федерациясенең барлык субъектларында, «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты һәм яшьләрнең озак вакытлы мәшгульлеге кысаларында тормышка ашырыла.
Проект һәм сайтта катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат master.worldskills.ru сатйында.