Татарстан Республикасының 30 районы яшь эшмәкәрләренә туристик бизнес-кейсларны гамәлгә ашыру турында сөйләделәр

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Балык Бистәсе районында  беренче тапкыр «Предпринимай!» проекты гамәлгә ашырылды. Анда Татарстанның 30 районыннан 50 эшкуар катнашты. Алар туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә уңышлы кейслар  буенча ике көнлек уку үттеләр, уңышлы эшләүче предприятиеләрдә булдылар.

Беренче көнне алар балык заводында булдылар. Экспертлар катнашучыларга эчке туризм үсешенә дөрес һәм эффектлы итеп эшкуарларны җәлеп итү турында сөйләделәр. Алга таба белем бирү программасы башланып китте. Анда өдкән координатор Екатерина Барабанова  җирле яшьләр инициативаларын үстерүгә бюджеттан акча җәлеп итү мөмкинлекләре һәм туризм тармагын үстерүнең юридик аспекты турында сөйләде, ә «Туган Авылым» кунакчыллык бүлеге җитәкчесе, «Тегермән» проекты авторы һәм җитәкчесе Фәридә Бибарс һөнәрчеләр белән эш оештыру принциплары турында сөйләде, материалны дөрес эшкәртү буенча  мастер-класслар үтте.

Проектның икенче көнендә катнашучылар «Кыргый ферма» эко-паркында булдылар.  Алар объект эше белән таныштылар, һәм республикадан гына түгел, бөтен Россиядән туристларны җәлеп итү нокталарын ничек үстерергә кирәклеген белделәр. Соңыннан алар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков белән очраштылар. Алар эшмәкәрлек үсеше һәм хөкүмәт белән хезмәттәшлек буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 

Проект кысаларында ноябрь ахырында видео-платформаларда онлайн форматта мини-лекцияләр оештыру планлаштырыла. Анда ничек эшкуар булырга, эшне нәрсәдән башларга кебек сорауларга җавап табарга мөмкин булачак.

Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан, яшьләр сәясәтенең муниципаль автономияле һәм бюджет учреждениеләренә яшьләр сәясәте өлкәсендәге социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грант конкурсы кысаларында хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International