«Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе шәһәр проектларына ярдәм итү программасын башлап җибәрә. Аның кысаларында Казан һәм Татарстан креатив җәмгыятьләре вәкилләре үз чараларын «Штаб» мәйданчыгында бушлай үткәрә һәм мәгълүмати ярдәм ала алачак.
Программада шәһәр эшкуарлыгы, мәгариф, it, digital, сәнгать, маркетинг, дизайн һәм мода өлкәсендәге проектлар катнаша ала. Шулай ук мәдәни институтлар, урбанистика һәм экоберләшмәләр, гастропроектлар, архитектура бюролары һәм яшь промо-төркемнәр.
Шәһәр проектлары өчен чараторий (трансформацияләнә торган ачык мәйдан), кирәкле җиһазлар һәм вакыйга концепциясен формалаштыру буенча консультация бушлай бирелә. Шулай ук катнашучы проектлар «Штаб» һәм ММЧ социаль челтәрләрендә үз чараларына мәгълүмати ярдәм алачак.
Программа кысаларында вакыйгалар 2022 ел ахырына кадәр һәр дүшәмбе көнне штабта узачак. Чаралар халыкка ачык булырга тиеш, теркәлү ирекле.
Программада катнашу өчен, шәһәр проектлары һәм җәмгыятьләре вәкилләре «штаб»та үз вакыйгаларын үткәрүгә гариза тутыра алалар.