Татарстанның яшь галимнәре ИХО илләрендә стажировка үтәләр

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Казанда ИХО илләре халыкара яшьләр фәнни конгрессы башланда. Аныда 20дән артык илдән 100 галим катнашты.Өч көн дәвамында алар глобаль фәнни мәсьәләләр, алар арасында урбанистика, нефть һәм газ технологияләре, медицина һ.б. турында сөйләшәчәкләр. Нәтиҗәләрнең берсе – яшьләр арасында фәнни хезмәттәшлек программасы. Ул ИХО илләрендә Россия галимнәрен стажировкалауны үз эченә ала. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте. «Бүгенге кешелек дөньясы мәсьәләләренә битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Нәкъ менә шундый очрашулар безгә идеяләр белән бүлешергә, тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә дә», - диде ул.   Яшьләр фәнни конгрессы Казан – ИХО яшьләр башкаласы линиясе буенча чаралар сериясенең бер өлеше булды. Август ахырында республикабыз башкаласында ИХО илләренең зур яшьләр саммиты узды. Аның йомгаклау резолюциясе пунктларының берсе илләр арасында стажировка программасы булды. Россия һәм Татарстанның яшь галимнәре тәҗрибә уртаклашу өчен ИХО илләренә бара алачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте. 

Пленар сессиядә Казан федераль университеты белән ИХО яшьләр форумы арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куелды.

«Без бүген ислам фәне тарихы турында искиткеч лекция тыңладык.  Минем Казан федераль университетында мондый курс тәкъдим итү хыялым бар. Бүгенге көндә яшь тикшеренүчеләр фикерләр һәм идеяләр алмаша ала. Мондый меморандумга ия булу мөһим. Ул тотрыклы киләчәк өчен беренче адым булачак», - дип имзасын шәрехләде КФУның фәнни эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский.

ИХО яшьләр форумы ягыннан меморандумны берлшмә аппараты җитәкчесе  Юнус Сомбез имзалады.

«Безнең өчен  мондый меморандумны имзалау зур дәрәҗә. КФУның зур тарихы бар. Монда бик күп яшь галимнәр эшли. Уртак программаларыбыз нәтиҗәле булсын өчен һәм җирле белгечләр кирәкле ярдәмне алсын өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», - диде ул.

Казан яшьләр фәнни конгрессына катнашу өчен,  дөньяның  54 иленнән 1,4 мең кешедән гариза алынды. Портфолио һәм иҗади уңышлары буенча сайлап алу этабыннан 18-35 яшьләрдәге 100 делегат  – яшь галимнәр, тикшеренүчеләр, РФ һәм ИХО илләре  академиклары үтте.

Фестивальне оештыручылар: ИХО яшьләр форумы, ТР яшьләр эшләре министрлыгы, Казан Федераль университеты, Яшьләр дипломатиясе академиясе, Иҗади яшьләр академиясе, «Сәләт»Татарстан яшьләр иҗтимагый фонды.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International