Татарстанлыларны ИХО илләренең киберспорт буенча халыкара чемпионаты Гранд финалын карарга чакыралар

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрь Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында ИХО илләренең киберспорт буенча халыкара чемпионатының гранд финалы узачак. Тамашачылар сылтама буенча теркәлеп офлайн рәвештә катнаша алачак, шулай ук «ВКонтакте» берләшмәсендә онлайн-трансляция оештырылачак.

Тамашачылар өчен бай программа каралган. Аларны ультра-заманча IT-парк кибераренасы киңлегендә булу, яшьләр өчен киберспорт турниры атмосферасы һәм дөньяның 17 иленең вәкилләре белән аралашу мөмкинлеге, VR-җиһазлар, узыш автосимуляторлары һәм уен автоматлары, косплейлар һәм фотозона көтә.

Катнашучылар өч юнәлештә көрәшәчәк: Dota 2, FIFA 2022 һәм HearthStone. Сайлап алу этабы милли дәрәҗәдә узды. Россиядә ул 19 ноябрьдә булды. Гранд финалга 17 илдән 100гә якын киберспортчы киләчәк.

Чара «Казан - 2022 елгы ИХОның Яшьләр башкаласы»халыкара программасының бер өлеше булып тора.

Партнерлар булып Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ICYF) яшьләр форумы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-Парк» технопаркы, U Can Company (UCC), Яшьләр дипломатиясе академиясе, Россия яшьләр берлеге тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International