«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе «Дуслык күпере» фестивалендә катнаша

2022 елның 26 ноябре, шимбә

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе беренче тапкыр Россия һәм чит илләрнең милли республикалары рус театрларының «Дуслык күпере» халыкара фестивалендә катнашты. Быел проект Йошкар-Олада старт алды, ул 19 нчы тапкыр үткәрелә.

Фестиваль кысаларында «Созвездие-Йолдызлык» театры труппасы Лопе де Вегның шул ук исемдәге пьесасы буенча «Уйлап табучы гашыйк» спектаклен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры-Александр Туманов.

«Мондый проектта Казан данын яклау безнең өчен зур дәрәҗә булды. Әле яшь коллектив буларак, фестивальгә чакыру безнең коллектив хезмәтебезне федераль дәрәҗәдә тануга әйләнде. Мин башка хөрмәтле театрлар арасында үзебезне лаеклы рәвештә күрсәтә алуыбызга бик шат», - дип бүлеште театрның баш режиссеры Александр Туманов.

Аның сүзләренә караганда, Арт-резиденциянең сәфәре труппаның уңышлы узган эксперименты  булды. Соңгы тапкыр «Уйлап табучы гашыйк» спектакле язда уйналуга карамастан, артистлар авторның фикерен һәм уйларын XVII гасыр башындагы шигъри текст аша тулысынча җиткерә алды.

Ул шулай ук спектакльнең, шул исәптән, фестивальнең югары оештырылуы аркасында да үткәрелүен билгеләп үтте. «Безгә һәрьяклап ярдәм күрсәткән проектны оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Бигрәк тә төне буе безнең белән булган техник персоналга  — декорацияләрдән башлап ут көйләүчеләргә», - дип йомгаклады Александр Туманов.

«Дуслык күпере» проекты «Созвездие-Йолдызлык» театрының хезмәт исемлегендә беренче фестиваль булды. Театрның әдәби бүлек мөдире Елена Аржакова әйтүенчә, арт-резиденция уңышлы күрсәтелгәннән соң, киләсе елда фестивальдә катнашу тәкъдиме алды.

«Экспертлар спектакльдә катнашкан һәр артистны исемләп атады. Тамаша вакытында аншлаг булды дип әйтергә кирә. «Дуслык күпере» фестивале үзен конкурс кебек түгел, ә театр бәйрәме итеп күрсәтә. Бу зур эшкә без үз өлешебезне кертә алуыбызны аңлау шундый рәхәт», - дип өстәде ул.

«Дуслык күпере» 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы фестиваль программасында Махачкала һәм Майкоптан рус театрлары, Чабаксар, Уфа, Грозный, Казан театрлары, шулай ук Георгий Константинов исемендәге рус академия драма театры чыгышлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International