Татарстанлылар аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга «Яңа ел фәрештәләре» акциясе кысаларында бүләк бирә алалар

2022 елның 3 декабре, шимбә

Татарстанда «Яңа ел фәрештәләре» акциясе дәвам итә. Ул аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикле һәм балалар йортларында тәрбияләнүче балаларга татлы бүләкләр тапшыруга юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә акция иганәчеләре көче белән 300 мең сумга якын акча җыелган, тагын 70 мең сум  җыясы бар. Акциягә акча күчерергә, яисә Татарстан, 20а адресы буенча оештыручылар аша татлы бүләкләр тапшырырга мөмкин.

Алар барысы да балаларга волонтерлар ярдәмендә тапшырылачак

«Яңа ел фәрештәләре» акциясе инде беренче ел гына үткәрелми. Узган елны аз керемле гаиләләр өчен 200гә якын азык-төлек җыелмасы туплый алдык, ә 700гә якын бала татлы Яңа ел бүләкләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International