8 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр «Ак Барс» балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексында Кырымның көньяк ярындагы Форос шәһәр тибындагы поселогта Татарстан Республикасы иреклеләренең күчмә сменасы узачак. Анда ТРның 24 муниципаль берәмлегеннән 105 активист катнашачак.
«Бүген республика волонтерлары шәһәр, республика һәм халыкара чараларда актив катнаша. Бу тенденцияне дәвам итеп, без иреклеләр җәмгыятендә катнашучыларны Кырым Республикасына «Ак Барс» Татарстан лагерена алып барабыз, бу аларны киләчәктә дә нәтиҗәле эшләргә рухландыру, волонтерның социаль-актив шәхесен үстерү өчен кирәк», - дип хәбәр итте «Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
«Ак Барс»та күчмә сменаны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасы иреклеләрнең мәгълүмат-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештыра.