«Тотрыклы чисталык» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Бөтен илдән килгән экоактивистлар 12 номинациядә җиңү өчен көрәштеләр. Казаннан «Чиста уеннар» проекты координаторы Максим Антонов үз юнәлеше буенча Россиядә иң яхшысы дип танылды.
«Бәйгенең мөһим үзенчәлеге-активистның ел дәвамында барлык казанышларын махсус формага йөкләү мөмкинлеге булды. Ул яңа проект төзегән яисә искесендә уңышлар ясаган саен яңа нәтиҗә йөкләп була иде», - диде «Чиста уеннар» проекты җитәкчесе Дмитрий Иоффе.
«Тотрыклы чисталык» конкурсы рәсми рәвештә 31 октябрьдә тәмамланды, ә 2 декабрьдә Бөтенроссия экологик инициативалар форумында конкурста җиңүчеләр билгеле булды. Төрле номинацияләрдә Санкт-Петербург, Казан, Златоуст, Орел, Краснокамск, Череповец, Ижау, Вологда һәм Уфадан экологик лидерлар җиңүче булды.
«Чиста уеннар» - яшел территорияләрне чистарту буенча команда ярышлары, аларда катнашучылар чүп-чар җыю һәм сортлау буенча ярышалар һәм призлар яулыйлар.
Чарада 30-1500 кеше катнаша, алар 1 сәгать эчендә 0,5-20 тонна чүп җыялар. Уртача алганда, мондый уенда катнашучы гадәти шимбә өмәләренә караганда 10 тапкырга күбрәк җыя ала. Чаралар фестиваль форматында-алып баручы, музыка, пикник белән уза. 2014 елдан башлап дөньяның 24 илендә 1272дән артык шундый уен үтте. Чиста уеннар-Россия география җәмгыяте премиясе лауреатлары.