Татарстан Республикасы «Мин – профессионал» олимпиадасының сайлап алу этабында катнашучылар саны буенча топ-5кә керде

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

«Мин – профессионал» олимпиадасының алтынчы сезонының сайлап алу этабы тәмамланды. 17 көн эчендә Россиянең төрле төбәкләреннән 121 меңнән артык катнашучы ярышларда көчләрен сынады. Шуларның 3 037се – Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан. «Мин – профессионал» «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының флагман проектларының берсе. Олимпиада Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Сайлап алу этабы 18 ноябрьдә старт алды һәм онлайн-форматта узды. Россия студентлары сынауларда үз белемнәрен журналистикадан алып космосны үзләштерүгә кадәр 73 юнәлешнең бер яки берничәсендә тикшерә алдылар.
«Сайлап алу этабы биремнәрен 121 545 катнашучы үтәде. Бу узган ел белән чагыштырганда 17 меңгә артыграк, 6 ел эчендә иң яхшы нәтиҗә булып тора. Димәк, без студентлар өчен чыннан да актуаль һәм кирәкле проектны эшли алабыз һәм меңләгән мотивацияле, актив егет-кызларга карьерада һәм мәгарифтә яңа үрләр яуларга ярдәм итәбез. Сайлап алу этабында катнашучылар саны буенча лидерлар бишлегенә Татарстан Республикасы керде, ә төбәк студентлары арасында иң популяр юнәлешләр булып түбәндәгеләр торды: «Дәвалау эше һәм педиатрия» (260 катнашучы), «Икътисад» (171), «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» (156), «Математика» (152) һәм «Менеджмент» (147)», – дип сөйләде «Мин – профессионал» олимпиадасы җитәкчесе Валерия касамара.
«Мин-профессионал» олимпиадасының беренче мөһим этабы тәмамланды, аның нәтиҗәләрен катнашучылар 2022 ел ахырында беләчәкләр. Үткән 17 көндә Татарстан Республикасында Казан федераль университеты студентлары (1 020 катнашучы) сайлап алу этабында активрак катнаштылар.  Мондый бәйге-яшәү, яше һәм үсеш юнәлешенә карамастан, һәр конкурсантның һөнәри юлына менә дигән старт. Олимпиадада катнашып, һәр студент үз белемнәрен һәм көндәшлеккә сәләтлелеген тикшерергә, әйдәп баручы компанияләр һәм вузлар вәкилләре белән аралашырга, хезмәттәшләрен табарга мөмкинлек ала. «Мин-профи» – фәндә дә, профессиональ өлкәдә дә карьера төзү өчен эффектив корал. Без катнашучыларга уңышлар телибез», – диде «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директорының беренче урынбасары Алексей Агафонов.
Сайлап алу этабы нәтиҗәләре декабрь ахырында билгеле булачак. Сайлап алу этабын уңышлы узган һәм җитәрлек балл җыйган студентлар соңгы этапка узачак. Ул 2023 елның февраленнән апреленә кадәр дәвам итәчәк. Ярышларга йомгак май аенда ясалачак.

«Мин – профи» дипломантлары Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларының магистратурасына, аспирантурасына һәм ординатурасына кергәндә ташламалар һәм эре профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеген алачаклар. Олимпиаданың алтын, көмеш һәм бронза медаль ияләре шулай ук 300 мең сумга кадәр акчалата премияләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International