ТР Яшьләр хөкүмәте Финанс грамоталылыгы буенча Бөтенроссия зачетына кушылды

2022 елның 9 декабре, җомга

Татарстанның Яшьләр хөкүмәте әгъзалары финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачет тапшырды һәм республика яшьләрен аларга кушылырга чакырды.

1 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр татарстанлылар финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетында катнаша ала. Катнашучыларга кертемнәр, кредитлар һәм түләү карталары, башка финанс продуктлары һәм хезмәтләре, мошенниклык схемаларын ничек тану турында сораулар биреләчәк.

Быел зачет шулай ук яшь укучылар өчен сораулар белән тулыландырылган, алар гаилә бюджетының ничек формалашуын, кибеттә сатып алуның дөрес булуын һәм башкаларны белергә ярдәм итәчәк.

«Узган ел Татарстан Республикасы онлайн-зачетта катнашучыларның гомуми саны буенча лидер булды. Барлыгы аңа 36 меңнән артык татарстанлы кушылды һәм яхшы дәрәҗәдә финанс белемнәрен күрсәтте. Республика халкын быел да финанслар турындагы белемнәрен тикшерергә һәм индивидуаль тәкъдимнәр алырга чакырам»,-дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International