Казанда «Россия-ИХО» яшьләр кампусының халыкара экспертларыннан ачык лекцияләр узачак

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

«Россия-ИХО» яшьләр кампусы кысаларында Казан ИТ-паркында Халыкара экспертлардан ачык лекцияләр узачак. Исегезгә төшерәбез, Кампус «Казан-2022 елгы ИХОның Яшьләр башкаласы» халыкара программасының бер өлеше булып тора һәм үз эченә Россия-Балкан яшьләр форумын һәм «Россия-ИХО» яшьләр форумын ала. Кризис шартларында тотрыклылыкка ачкыч буларак ислам финанс моделе, креатив шәһәр киңлекләрен үстерүгә тотрыклы караш, яшьләрнең ESG-инвестицияләр базарына керткән өлешенең әһәмияте кебек темалар буенча барлыгы 4 лекция үткәрү планлаштырылган. https://youthdiplomacy.timepad.ru/event/2265179/ сылтамасында алдан теркәлү буенча теләгән һәркем катнашучы була ала.

Лекцияләр буенча мәгълүмат:

1. Кризис шартларында тотрыклылык өчен ислам финанс моделе

14 декабрь 13:30 сәгатьтә ИТ-Парк матбугат үзәге, Петербург ур., 52 нче йорт

Ислам финанслары өлкәсендә практик һәм теоретик тәҗрибәсе булган экспертлар ислам финанс моделенең өстенлекләре һәм көчле яклары турында сөйләячәкләр. IMAN Invest вәкиле безгә уңыш үрнәген күрсәтәчәк, шулай ук шәригать һәм ислам хокукы нигезендә инвестицияләүдә чикләүләр һәм финанс кораллары турында сөйләр. Спикерлар кризис вакытында традицион финанс системасына караганда ислам финанс системасының өстенлекләре турында сөйләшәчәкләр.

Спикерлар:

- Мурат Яш (Төркия), Мармара университетының Ислам икътисады һәм финанс институты доценты; Азия, Африка һәм Якын көнчыгыш тикшеренүләре институты фәнни хезмәткәре;

- Исмоил Абдурахманов (Үзбәкстан), product - һәм яңа базарларга инвестицияләр җәлеп итү һәм  IMAN Investны – инвестицияле һәм BNPL продуктлы беренче хәләл суперкушымтаны тарату буенча менеджер

- Кох Игорь Анатольевич, икътисад фәннәре докторы, Казан федераль университетының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры.

2) иҗади шәһәр киңлекләрен үстерүгә тотрыклы караш

14 декабрь 13:30 сәгатьтә ИТ-паркның Конференц-залы, Петербург ур., 52 нче йорт

Катнашучылар шәһәрне планлаштыруда тотрыклы үсеш принциплары, шулай ук шәһәр киңлекләрен үстерүгә теоретик караш һәм Азәрбайҗан Республикасы, Индонезия һәм Татарстанның реаль очраклары турында фикер алышачаклар.

Спикерлар:

- Тельман Маликзаде (Әзербайҗан), Әзәрбәйҗанның иҗади индустрияләр федерациясе идарәсе рәисе урынбасары;

- Нәбиуллина Карина Рәшид кызы, Казан федераль университетының дизайн һәм пространство сәнгате институты директоры;

- Альвиан Вардхана (Индонезия), Индонезия Хөкүмәте каршындагы DKI проектының инвестицияләр буенча консультанты, Brawijaya университеты студенты.

3) ESG инвестицияләр базарына яшьләр кертеменең әһәмияте

14 декабрь 15.30 сәгатьтә ИТ-парк матбугат үзәге, Петербург ур., 52 нче йорт

Катнашучылар яшьләрнең инвестицион базарда идарә итүнең экологик, социаль һәм корпоратив принципларында роле турында фикер алышачаклар. Көн тәртибенә теоретик һәм практик алымны Татнефть, YoungBusinessHub, «КарбонЛаб» һәм Хәмид бине Халифа университеты (Катар) вәкилләре тәэмин итәчәк.

Спикерлар:

- Юлкин Михаил Анисимович, ЮНЕСКО эгидасы астында халыкара тотрыклы энергетика үсеше үзәге эксперты, «КАРБОНЛАБ» ҖЧҖ (нигез салучы һәм генераль директоры (ОНЛАЙН)

- Доктор Мөхәммәд Эскандар Шах (Катар), академик сораулар буенча декан урынбасары һәм ислам финанслары доценты, Ислам тикшеренүләре колледжы, Хәмидә бин Хәлифә университеты

- Җәүһәрат Динавасова (Әзербайҗан), YoungBusinessHub (YBH) эксперты, ИХО яшьләр форумы вәкиле (ICYF)

- Садриева Оксана Ирек кызы, «Татнефть» ГАҖ икътисади идарәсенең әйдәп баручы икътисадчысы

4) мода индустриясендә Ислам дөньясы мәдәни коды

14 декабрь 15.30 - 17.00 ИТ-Парк, конференц-зал, Петербург ур., 52 нче йорт

Үз брендларын һәм проектларын оештыручылар һәм җитәкчеләр Ислам модасы турында фикер алышачак, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Индонезия Республикасында һәм Татарстан Республикасында ислам модасы турындагы тәкъдим реаль кейслар белән тәэмин ителәчәк, ә ахырда бу өлкәдә кыенлыклар һәм перспективалар турында фикер алышу булачак.

- Элара Шәйхи, BURO BANU ательесы дизайнеры һәм нигез салучысы

- Абдулла Хәйдәр (Индонезия), Kakasan Fashion башкарма директоры, ISYEFPreneur проекты хезмәткәре һәм бизнес тикшеренүләре буенча укытучы ярдәмчесе

- Диләрә Садриева, modest fashion буенча халыкара эксперт, аналитик, бизнес-консультант, Россия һәм БДБ буенча Council of modest fashion (comf) региональ директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International