2023 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгының өстенлекле эш юнәлешләре өчен тавыш бирү тәмамланды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

7 декабрьдә Татарстан Республикасында социаль блок министрлыкларының киләсе елга өстенлекле эш юнәлешләре өчен халык тавыш бирүе тәмамланды. Яшьләр эшләре министрлыгы тавыш бирүендә 8,5 меңгә якын кеше катнашты.

Җомга, 16 декабрь көнне, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында бу тавыш бирү нәтиҗәләрен карау буенча Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак.

Утырышта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлгән республика гражданнары катнаша ала. Теркәлү өчен форманы тутырырга кирәк.

Республика халкының тавыш бирү нәтиҗәләре белән Министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

Утырыш 2022 елның 16 декабрендә 13:00 сәгатьтә узачак.

Тутырылган анкетаны pr.minmol@tatar.ru  электрон адрес ы буенча җибәрергә кирәк.  Карау вакыты-3 эш көне. Гариза бирүнең соңгы көне -13.12.2022.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International