Татарстанда яшьләр торак конкурсына йомгак ясалды. Конкурска Татарстанның 26 шәһәр һәм районыннан 233 гариза бирелгән. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 12 муниципаль берәмлектән 49 кеше җиңүче булды. Алар социаль ипотека программасы буенча фатир алу хокукына ия булдылар. Программада Казан халкы гына түгел, Чаллы, Әлмәт, Алабуга халкы да актив катнашты. Чистай, Мамадыш, Питрәч, Сарман муниципаль районнарыннан җиңүчеләр бар.
Бүген ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов белән очрашу һәм сертификатлар тапшыру булды. Очрашу кысаларында җиңүчеләрнең Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм студентлар лигасы вәкилләренә кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге булды.
«Торак мәсьәләсе яшьләр арасында иң актуаль булып кала. Яшьләр эшләре министрлыгы дүрт торак программасына кураторлык итә, аларның берсе-иҗтимагый, фәнни, мәдәни эшчәнлектә үзләрен күрсәткән яшьләр өчен. Конкурс Татарстан Республикасы Студентлар лигасы тарафыннан 2012 елдан башлап ел саен оештырыла һәм яшьләргә ташламалы шартларда яңа фатирлар алу мөмкинлеге бирә. Ел саен 49 кеше билгеләнә», - диде Тимур Сөләйманов.
Конкурсны ТР Яшьләр министрлыгы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәмендә ТР Студентлар лигасы оештыра.