2022 елда Татарстанда яшьләр сәясәтенең 37 объекты яңартылды

2022 елның 30 декабре, җомга

2022 елда 37 яшьләр сәясәте объектында 1,7 млрд.сумга ремонт үткәрелде. Алар арасында 10 балалар сәламәтләндерү лагере, алты яшьләр үзәге, өч яшүсмерләр клубы, 15 психологик-педагогик ярдәм үзәге һәм өч «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия үзәге бар.

«Яңартылган, заманча инфраструктура-яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтә алу өчен шартлар тудыруның төп факторы. Мондый объектларны яңартканда яшьләрнең функциональ заказчы булуы мөһим. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елдан башлап гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын төзү һәм реконструкцияләү программасы гамәлдә. Бүгенге көндә 23 муниципаль берәмлектә 45 лагерьга керү юлларын ремонтлау буенча эшләр башкарылган, шул исәптән 2022 елда 6 лагерьга керү юллары ремонтланган», - дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов.

Ел дәвамында эшләүче Яңа — Кырым «Сәләт - Ак Барс» объекты барлыкка килү инфраструктура нәтиҗәсе булды.

Әмма яшьләр сәясәтенең ремонтланган һәм яңа объектларына ихтыяҗ булсын өчен, аларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен Татарстанда яшьләр сәясәтенең Корпоратив университеты эшли, дип нәтиҗә ясады Сөләйманов.

Министр билгеләп үткәнчә, быел Росмолодеждан - «Яшьләр өчен төбәк» конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы федераль бюджеттан 2023 елда Казанда «Вертолет» яшьләр үзәген һәм Әлмәттә Яшьләр үзәген капиталь ремонтлау, шулай ук медиаүзәкләр челтәрен үстерү буенча чаралар һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре өчен белем бирү программаларын үткәрүгә, яшүсмерләр белән психологик-педагогик эш, патриотик тәрбия, эшләүче яшьләр өчен чаралар үткәрүгә 136 542,2 мең сум күләмендә субсидия алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International