«Татарстан яшьләре үзләренең идеяләрен тормышка ашыру, яшьләр объектлары инфраструктурасын ныгытуга субсидияләр һәм грантлар ярдәме белән 338 млн. сумнан артык акча алдылар», - дип билгеләде ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан яшьләре үз идеяләрен һәм проектларын гамәлгә ашыру өчен 193,8 млн.сум грант алды. Шуларның 60 млн. сумы – ТР Яшьләр эшләре конкурслары һәм 7 млн. сум – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм башка халыкларның туган телен саклау комиссиясе ярдәм фондыннан.
Министр икенче ел рәттән узган физик затлар өчен республика грантлар конкурсының мөһимлеген ассызыклады. Бу конкурска һәр яшь кеше үз идеясе белән килергә һәм аны гамәлгә ашыру өчен ярдәм алырга мөмкин. Быел бу конкурсның гомуми фонды 7 млн сум тәшкил итте. Грантның максималь суммасы 300 мең сум тәшкил иткән. 51 җиңүче билгеләнде.
Шулай ук быел Татарстанда беренче тапкыр яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре өчен грант конкурсы узды. Аның гомуми фонды 50 млн. Бу инициатва буенча яшьләр үзәкләре, балалар лагерьлары һәм башка учреждениеләр инфраструктураны яхшырту, тематик программалар үткәрү һәм башка идеяләр өчен финанс ярдәме ала алалар. Нәтиҗәләр буенча 34 муниципаль берәмлектә 56 объект ярдәм алды.
Федераль конкурсларга килгәндә, Татарстан күп юнәлешләр буенча тәкъдим ителде. Федераль грант конкурслары кысаларында Татарстан яшьләре үз идеяләрен тормышка ашыру өчен 125,7млн.сум җәлеп итте.
Татарстанның яшь сәнгать әһелләре дә активлык күрсәттеләр. Мәсәлән, «Таврида. АРТ» иҗади берләшмәләр фестивалендә республиканың өч вәкиле грант отты. Үз проектлары белән Түбән Кама шәһәреннән Виктор Казанцев 850 мең сум, Казаннан Сәидә Минубаева 590 мең сум һәм Буа шәһәреннән Оксана Синчутова 400 мең сум грант оттылар.
ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сүзләре буенча, Татарстан гранттан тыш, республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен, субсидияләр дә алды.
«Республика дүртенче ел рәттән «Игелекле эшләр төбәге» булып билгеләнде, шуның өчен волонтерлыкны үстерүгә 7 млн.сумнан артык акча алды. Шул исәптән быел Татарстан «Яшьләр өчен төбәк» конкурсы йомгаклары буенча, 2023 елда яшьләр объектларына капиталь ремонт, шулай ук медиаүзәк челтәре үсеше һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре өчен белем бирү программалары , яшүсмерләр белән психологик-педагогик эшне көчәйтү, патриотик тәрбия бирүгә төрле чаралар үткәрү, эшләүче яшьләр өчен чаралар үткәрүгә федераль бюджеттан барысы 136542,2 мең сум субсидия алды», - дип йомгаклады ул.
Яшьләргә проектларын гамәлгә ашыруның һәр этабында ярдәм итү өчен, Татарстан Республикасы Яшьләр белән эшләү министрлыгы каршында «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» АКО төзелде. Белгечләр яшьләргә грант документларын дөрес итеп төзергә, юл картасын төзергә ярдәм итәләр, алга таба да үз ярдәмнәрен күрсәтәләр.
.