Ринат Садыйков республика программасы буенча торак алган күп балалы гаиләне өй туе белән котлады

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков берьюлы ике программа буенча фатир алган Сидоровлар гаиләсендә кунакта булды.

Үзмәшгуль Владимир Сидоров һәм балалар поликлиникасы медицина хезмәткәре Людмила Сидорова берьюлы яшь гаиләләр өчен ике торак программасына – узган ел субсидияләү һәм ипотека ташламасы белән керделәр. Күп балалы яшь гаилә статусы өстенлекле тәртиптә федераль субсидия алырга һәм субсидия акчалары ярдәмендә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотекасы шартларында «Яшь гаилә» республика программасы буенча яңа фатир бәясен түләргә мөмкинлек бирде. Алар дәүләт ярдәме алу шартлары турында социаль челтәрләрдән белделәр.

 «Яшь гаиләнең төп ихтыяҗларының берсе- торак. Татарстанда берничә республика һәм федераль программалар эшли, алар яшьләргә үз торак мәйданнарын булдырырга ярдәм итә. Шул исәптән Яшьләр министрлыгы дүрт торак программасына кураторлык итә. Быел бу дүрт программа буенча барлыгы 1092 гаилә торак шартларын яхшыртты», - диде Ринат Садыйков.

Торак программаларында катнашу шартлары белән ТР Яшьләр министрлыгы сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International