Татарстанда 2022 елда балалар өчен ышаныч телефонына 23 меңгә якын мөрәҗәгать килгән

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елда Татарстанда балалар ышаныч телефонына 23 меңгә якын шалтырату килгән, бу узган ел мөрәҗәгатьләр белән чагыштырганда 7,5% ка күбрәк.  Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте. Министр билгеләп үткәнчә, 2021 елда 21314 продуктив мөрәҗәгать кабул ителгән.

Балаларның яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр тематикасы өстенлек итә – 3525 шалтырату, баланың ата – анасы белән мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча-3494 шалтырату. Шулай ук бала белән рәхимсез мөгамәлә буенча сораулар да актуаль: гаиләдә – 101 шалтырату, гаиләдән тыш – 18 шалтырату, яшьтәшләр арасында – 32 шалтырату. Баланы системалы рәвештә рәнҗетү (буллинг), интернет-янаулар, уку проблемалары һ. б. мәсьәләләр буенча сораулар да бар.

Агымдагы елның октябрендә Татарстанда 8-800-5552-220 бердәм номерлы яшьләр ышаныч телефоны да эшли башлады. Өч ай эчендә бу номерга 968 кеше мөрәҗәгать итте.

«Бу юнәлештә безнең төп бурычыбыз – яшүсмерне үз тәҗрибәләре белән ялгыз калдырмау. Яшьләр психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә дә, бердәм номерлар буенча да бушлай консультация сорап мөрәҗәгать итә ала. Яшьләр белән профессиональ психологлар эшләячәк», - диде Тимур Сөләйманов.

Ведомство башлыгы шулай ук цифрлы психологик ярдәм хезмәтен эшләтеп җибәрүне анонслады: «Психологик ярдәмнең цифрлы хезмәте прототибы эшләнде, аның кысаларында яшьләр сәясәте психологларына онлайн-форматта эләгергә мөмкин булачак».

Проект Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланды. Киләсе елда язда башлап җибәрү планлаштырыла.

Ул искәрткәнчә, психологик-педагогик ярдәм үзәкләре белгечләре ел дәвамында укулар уза һәм үз квалификацияләрен күтәрә. Әйтик, «Навигатор» республика үзәге, Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты белән берлектә, «Кризис хәлләрендә психологик ярдәм күрсәтү» квалификациясен күтәрү курсларын оештырды, анда онлайн-форматта 7 районнан 32 кеше катнашты. Шулай ук Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмаларының психологик хезмәтләренең 22 психологы һәм педагог-психологлары өчен супервизия өйрәтүе кысаларында онлайн-лекцияләр узды. «Россия Кызыл Хач» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы педагог-психологлар, клиник психологлар һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре психологлары өчен укулар үткәрде. Өстәмә әзерлек узган югары белемле психологлар, шул исәптән мобилизацияләнгән гаиләләр дә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International