Татарстанда «Кадрлар резервы»на гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Кадрлар резервы» проектының гаризалар бирү кампаниясе башланды. Ул киләчәктә республика проектлары һәм оешмалары командаларының потенциаль әгъзалары булачак «Кадровиклар»ның төп компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Конкурста 16-35 яшьлек Татарстан яшьләре катнаша ала. Барлык конкурс процедураларында һәм белем бирү программасында катнашу өчен төп шарт – Россия Федерациясе гражданы булу һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәү. Проектның гаризалар бирү кампаниясе сайтта 2023 елның 3 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

«13 ел эчендә конкурста 14 меңнән артык кеше үз сәләтләрен тикшерде. Барлыгы 2 меңгә якын кеше белем алды, шуларның 210нан артыгы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылган. Проектта 260тан артык катнашучы һәм финалист сәнәгать һәм коммерция секторы предприятиеләренә эшкә урнаштырылган, 80нән артык проект тормышка ашырылган, 2,5 меңгә якын социаль акция тормышка ашырылган, 350дән артык интерактив-белем бирү чаралары үткәрелгән», - дип билгеләде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

«Гариза биргәнче — проектны өйрәнегез, нәрсә өчен баруыгызны һәм нинди сорау белән килүегезне аңлагыз. Соравыгызны аңламыйча, сез аны тормышка ашыра алмассыз. Проектта катнашу мөмкинлеге бер генә-аңа җитди карагыз», - дип ассызыклады «ТР Иҗади яшьләр академиясе» президенты Никита Баталов.

Проектны тәмамлаучылар арасында - «Спорт проектларын гамәлгә ашыру үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Алена Комарова, ТР Дәүләт Советы каршындагы ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина, ТР Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Илшат Яббаров, «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» генераль директорының беренче урынбасары Наилә Шакирова, Иннополис шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Хөҗҗәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, ТР  яшьләре министры урынбасары Алла Кондратьева һәм башкалар бар. Проект һәр катнашучының потенциалын ачып бирә һәм аңа оптималь карьера юнәлешен күрергә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International