«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» мюзиклы премьерасын тәкъдим итә

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

11 гыйнварда Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә татар әдәбияты классигы, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе һәм М.Җәлил премияләре  лауреаты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча эшләнгән  «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»  мюзиклы премерасы булачак.

Спектакль «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (Рәшит Заһидуллин һәм Елена Аржакованың ирекле тәрҗемәсе) 30 ел элек язылган һәм театр сәхнәсендә озак еллар яшәгән әсәр яңа тормышка ия булды.  Режиссеры - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ атказанган артисты Рәшит Заһидуллин. 

  Татар Дон Жуаны Айрат һәм аның йөрәк эшләрендә бик үк тәьрибәле булмаган дүрт тугры дустының тарихы  «Созвездие-Йолдызлык» театры актерлары һәм илнең әйдәп баручы иҗади югары уку йортларын тәмамлаган   студентлр тарафыннан сөйләнелә. Әсәр геройлары эләккән мәхәббәт борылышлары һәм төрле көлкеле хәлләр аша сәхнәдә сиздермичә генә чын мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык кебек кыйммәтләр алгы планга куела.

«Артистларга берьюлы берничә төрдә – драмада, музыкада, биюдә яшәргә туры  килә. Әмма алар бик талантлы, аларның күбесе драматик һәм музыкаль белемгә ия», - дип ассызыклады композитор, Татарстан Республикасыныж атказанган сщнгат эшлеклесе Юрий Чаплин.   

Спектакльнең режиссеры Рәшит Заһидуллин, художнигы Асель Исмәгыйлова, композиторы Юрий Чаплин булган иҗади командага яшь хореограф  Олег Мельников та килеп кушылды.  Тәҗрибәле сәнгать осталары белән эшләү аның өчен зур иҗади мәктәп булып тора.

Спектакль  19.00 дә  башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International