Ринат Садыйков Яр Чаллыда яңартылган «Диалог» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә булды

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Яр Чаллыда балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә булып кайтты. Реновация барышында керү урынына ремонт ясалды, бизәкләү эшләре башкарылды, яңа ишекләр куелды, барлык инженер системалары алыштырылды, шулай ук җиһазлар һәм актуаль һөнәри җиһазлар сатып алынды.

«Татарстанда яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү-безнең ведомство эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Һәрвакытта да яшь кеше үз хис-тойгыларын якыннары һәм дусларына сөйли алмый. Без яшьләрнең мондый ярдәм соравының артканын күрәбез, ә сыйфатлы булсын өчен профессиональ белгечләр һәм тиешле инфраструктура кирәк. Без республикада психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Узган ел программага 15 объект кертелгән һәм ремонтланган. Шул исәптән, Бүген без Чаллыда «Диалог» үзәген ачабыз. Быел үзәкләрне яңарту эше дәвам итәчәк», - диде Ринат Садыйков.

Министр шулай ук бүгенге көндә республикада тәүлегенә 24 сәгать аноним рәвештә 8-800-2000-122 бердәм гомумроссия балалар номеры, шулай ук 8(800)-555-22-20 яшьләр ышаныч телефоны буенча да мөрәҗәгатьләр кабул ителүен искәртте.

Яңартылган «Диалог» үзәге 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен профессиональ психологик хезмәтләр күрсәтә.

Яңа профессиональ җиһазлар ярдәмендә проблемаларны һәм башка психологик күрсәткечләрне ачыклау буенча сыйфатлы компьютер психодиагностикасын үткәрү, эмоциональ өлкәдә бозулар очракларында экспресс-ярдәм күрсәтү мөмкин булачак.

Шулай ук психологик белем бирү буенча эш– лекцияләр, семинарлар, шулай ук яшьләргә психологик консультацияләр бирү дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ел саен «Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәге эшчәнлегендә10 меңгә якын кеше кайный.

Әйтик, 2023 елда үзәкнең өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм психологик характердагы проблемалар килеп чыкканда мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә һәм балаларына ярдәм күрсәтү торачак.

Моннан тыш, министр мэр Наил Мәһдиев һәм Чаллының стратегияне үстерү буенча яшьләр сәясәте командасы белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International