Кышкы каникулларда Татарстан лагерьларында 5 меңнән артык бала ял итте

2023 елның 14 гыйнвары, шимбә

2023 елгы сәламәтләндерү кампаниясенең кышкы каникул чорында Татарстанның 21 районында 60 сәламәтләндерү оешмасында  36 шәһәр яны сәламәтләндерү учреждениесендә һәм 24 лагерьда 5 меңнән арты бала, шул исәптән мобилизацияләнгән гаиләләрдән 38 бала ял итте.

«Ел саен без беренче чиратта һәр баланың иминлегенә басым ясыйбыз, әмма эчтәлекле өлешен – программаларны да игътибар белән эшлибез. Барлыгы 42 смена үткәрелде, шул исәптән иҗади, гражданлык-патриотик, спорт-сәламәтләндерү, социаль-педагогик һәм туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешләре. Кышкы каникул чорында эшләгән барлык лагерьларга Роспотребнадзорның санитар эпидемиологик нәтиҗә бирелде һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык ял формалары оешмалары реестрында торды», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Сменалар кысаларында балаларга патриотик һәм рухи тәрбия бирүгә, сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыруга, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International