«Мин – профессионал» Бөтенроссия Студентлар олимпиадасының VI сезоны сайлап алу этабына йомгак ясалды. Ярышның соңгы этабында Россиянең төрле төбәкләреннән 39 335 катнашучы үз көчләрен тикшерәчәк. Шуларның 1021е-Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан. «Мин – профессионал» – «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектларының берсе. Олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Гадәттәгечә, «Мин – профессионал» олимпиадасы ике этапта уза: сайлап алу һәм йомгаклау этабы. Сайлап алу этабы онлайн форматта 18 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр уздырылды. Бу чорда аның йөкләмәсен 121 545 катнашучы үтәгән. Оештыручы югары уку йортлары вәкилләреннән торган Комиссия ярышның беренче этабына йомгак ясады һәм олимпиаданың йомгаклау этабына 39 меңнән артык катнашучыны чакырды.
«Олимпиаданың киләсе этабына 39 335 катнашучы үтте. Сайлап алу этабында катнашучылар саны буенча лидерлар унлыгына Татарстан Республикасы керде, ә төбәк студентлары арасында иң популяр юнәлешләр итеп «Дәвалау эше һәм педиатрия», «Материаллар белеменә кереш һәм технологияләр» һәм «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» табылды. Бу кыз-егетләрне илнең әйдәп баручы компанияләреннән гамәли кейслар көтә. Алар эш бирүчеләрнең алардан нәрсә көткәнен һәм хезмәт базарының аларга нинди кыенлыклар әзерләвен аңларга ярдәм итәчәк. Шуның аркасында безнең олимпиадачылар реаль эш бурычларына әзерләнгән булып чыга һәм «Мин – профи» карьера порталы аша стажировка уза, шулай ук алдагы эш турында тәкъдимнәр ала», – дип сөйләде «Мин – профессионал» олимпиада җитәкчесе Валерия Касамара.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы олимпиаданы үткәрүнең барлык этапларында да даими рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтә.
«Татарстан Республикасында йомгаклау этабына чакыруларны иң актив рәвештә Казан федераль университеты (472 катнашучы), Казан дәүләт медицина университеты (164) һәм А.Н. Туполев исемендәге КАИ Казан милли тикшеренү техник университеты(128) студентлары алды. «Мин – профи»да катнашу-киләчәккә зур нигез салу һәм үз карьерагызга җитди өлеш кертү. Олимпиаданың белем бирү форумнарында катнашучылар эш бирүчеләр белән таныша һәм еш кына эшкә урнашу турында тәкъдимнәр ала, ярышлардагы уңышлары аркасында студентлар тизләтелгән трек буенча әйдәп баручы компанияләргә интервьюлар уза, преференцияләр ала. Бу бик зур җиңү, Чөнки нәкъ менә студент елларында үз киләчәгеңә өлеш кертергә кирәк», – диде «Россия-мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Алексей Агафонов.
«Мин-профи» дипломантлары призлы булачаклар: Россиянең алдынгы югары уку йортларына магистратурага, аспирантурага һәм ординатурага кергәндә ташламалар, эре профильле компаниядә стажировка үтү мөмкинлеге. Олимпиадада алтын, көмеш һәм бронза медаль ияләре дә 300 мең сумга кадәр акчалата премия алачак.
«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мин – профессионал» олимпиадасы «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.